Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Бердәнбер”гә ярдәм итик!

28 июльдә 23 сәгать 59 минутта твоя- Россия.рф сайтында Россия банкының булачак 200 һәм 2 мең сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә. Шуннан соң мәгълүматлар билгеле булачак. Бу хакта тавыш бирү сайтында хәбәр ителә. Әлегә 1000 нән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашка. Россия халкына...

28 июльдә 23 сәгать 59 минутта твоя- Россия.рф сайтында Россия банкының булачак 200 һәм 2 мең сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә. Шуннан соң мәгълүматлар билгеле булачак. Бу хакта тавыш бирү сайтында хәбәр ителә.

Әлегә 1000 нән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашка. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылар рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән.

Бүгенге көндә җиңүгә өметләнә алган 13 шәһәр бар, диелә. Аларның бәйгедә ике символы катнаша. Өч символы булган бердәнбер шәһәр - Казан! Инде барыбыз да белгәнчә, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, КФУ җиңү өчен көрәшә.

Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт алып 30 августка кадәр дәвам итә. Өченче этап сентябрь аенда башлана. Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.

Фото интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев