Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, беренче җомга белән!

2017 елдагы беренче җомга мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез! Олыларны хөрмәт итик, балаларны яратыйк Барлыклар арасында иң өстене, иң шәрәфлесе - кеше. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә: "Без кешене иң мөкаммәл (камил) рәвештә бар иттек, яраттык", - ди. ("Тин"/4). Кешегә карасаң, Аллаһның олылыгын, бөеклеген күрерсең. Чөнки кеше кадәр мөкаммәл итеп...

2017 елдагы беренче җомга мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез! Олыларны хөрмәт итик, балаларны яратыйк

Барлыклар арасында иң өстене, иң шәрәфлесе - кеше. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә: "Без кешене иң мөкаммәл (камил) рәвештә бар иттек, яраттык", - ди. ("Тин"/4).

Кешегә карасаң, Аллаһның олылыгын, бөеклеген күрерсең. Чөнки кеше кадәр мөкаммәл итеп бар барлыкны Аллаһы Тәгалә генә ярата, бар итә ала", - дигәннәр Ислам галимнәре. Аллаһ кешене хөрмәт белән бар иткән. Кеше яратылгач, фәрештәләр сәҗдә кылганнар. ("Бәкара"/30-34).

Пәйгамбәребез дә кешеләрне һәрвакыт хөрмәтли, аларны хөрмәт итүне нәсыйхәт итә торган булган. Бер хәдисендә ул: "Олыларга - хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтмәгән бездән түгел", - дигән.

Олыларны хөрмәт итү савап китерер. Дөнья тормышыбызның тынычлыгын арттырыр. Аллаһы Тәгалә, саф күңелле олыларның догаларын ишетеп, кешеләргә мәрхәмәт кылыр һәм ризыкларыбызны бәрәкәтләндерер.

Пәйгамбәребез үзе дә балаларны бик яраткан һәм башкаларга да яратырга кушкан. Балаларны күрсә, аның мөбәрак йөзе нурланып, балаларны кочаклый торган булган. Урамда очраган балалар белән сәламләшә, әйңгәмә корып, вакыт-вакыт аларга кызыклы хәлләр сөйли торган булган. Дөясенә атланып барган чагы булса, аларны дөясенә утырткан. Хәтта берзаман, ярышта катнашып, аларны шатландырган.

Сабый балалар - дөнья тормышының бизәге. Олылар - дөнья тормышының бәрәкәте. Шуның өчен сабый балаларга шәфкать, сөю, олыларга хөрмәт күрсәтү динебезнең нигез ташларыннан санала."Татар - ислам"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев