Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, без дә асфальтлы булдык

Тормыш ни кадәр матур булса да аның караңгы, авыр якларын күреп яшәгән чорга җиттек кебек. Һаман да заман заман авырлыгына сылтанабыз. Сүз дә юк, тормыш җиңел генә бирелми. Тормышта үз урыныңны булдырып, лаеклы рәвештә яшәү өчен гаять зур тырышлык сорала. Ләкин яшим, булдырам дигән кеше беркайчанда авырлыклар алдында югалып калмый....

Тормыш ни кадәр матур булса да аның караңгы, авыр якларын күреп яшәгән чорга җиттек кебек. Һаман да заман заман авырлыгына сылтанабыз. Сүз дә юк, тормыш җиңел генә бирелми. Тормышта үз урыныңны булдырып, лаеклы рәвештә яшәү өчен гаять зур тырышлык сорала. Ләкин яшим, булдырам дигән кеше беркайчанда авырлыклар алдында югалып калмый. Тормышның авырлыгын җиңеллек белән күтәреп, булганына шөкер итеп яши белүчеләр генә һәрчак югарылыкта кала.

Авылда бер таңнан караңгы төнгә кадәр маңгай тирен сөртеп, бил бөккән кеше алдында авырлыклар турында сөйләп тору бераз урынсыз да шикелле. Чөнки авылдагы тормышның аермасы шәһәрнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Һәм инде бу язмада шәһәр,авыл тормышын чагыштырып утырсам дөрес булмас иде, минемчә. Ләкин шулай да соңгы елларда авыл тормышындагы уңай үзгәрешләрне күреп, танымау мөмкин түгел.Авыл хуҗалыгын үстерү дә нәтиҗәле эш алып барылуы, республикабызның иң ерак авылларында ФАПлар, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, юллар салынып торуы дәүләтебезнең авыл язмышына битараф булмавына ачык дәлил. Санап үтелгән бу эшләр барысы да зур матди чыгымннар сорый һәм илебез өчен икътисадый яктан бик үк җиңел булмаган чорда тормышка ашырыла баруы зур игътибарга лаек.

Авыл җанлы авыл баласы булганга күрә, районыбыз тормышында, туган авылымдагы бер-бер артлы уңай үзгәрешләрне күреп сөенеп бетә алмыйм.Чөнки авылыбыздагы булган уңай үзгәрешләр турында4-5ел элек хыяллана гына ала идек бит. Аллага шөкер, белем алыр өчен бөтен таләпләргәдә җавап бирүче мәктәп, өр-яңа балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП бар. Һәм инде олы юлдан барлык мөһим саналган социаль объектларга илтүче асфальт юллы да булдык.Мамадышның юл төзү оешмасы бригадасы кыска вакыт эчендә авылдашларны шаккатырып, сыйфатлы итеп асфальтны җәеп тә куйдылар. Юл салу савыплы эш, диләр. Шуңа да бүгенге көндә авылдашлар тарафыннан укылган рәхмәт сүзләре юл төзүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын да бирер, диеп ышанам.

Бүгенге көндә асфальт юл авылыбызның үзәк Татарстан урамы аша гына узса да, борчылырга сәбәп юк. Чөнки хәзер авылның бер почмагыннан теләсә кайсы почмагына бер нинди авырлыкларсыз барып җитәргә мөмкин. Үзара салымны җыйган чакта сагаеп кына акча биргәннәр бүген җитәкчеләребезгә,җирле үзидарә советы директорына таш түшәлгән юлдан рәхмәтләр укып үтәләр. Шунысын да әйтергә кирәк әле таш җәелеп бетмәгән урамнарга да бик тә якын арада таш җәелеп бетәчәк, Алла боерса! Шулай итеп, хәзер итекләр киеп, пычрак ерып йөрүләр артта калды. Моның өчен без дәүләт тарафыннан кабул ителгән һәр программада катнашып, уңышларга ирешеп килгән, үз эшенә намуслы карап фидакарь рәвештә хезмәт итүче Гарипова Гөлназ Хафиз кызына чиксез рәхмәтлебез! Гөлназ Хафиз кызының авыл тормышы өчен куйган көчен әйтеп бетергесез.

. Әлбәттә инде, районыбыздагы шушындый зур эшләрнең очында торучы зирәк акыллы, олы хөрмәткә лаек районыбыз башлыгы ХәкимовГабделәхәт Гыйлемхан улына рәхмәтләребез чиксез. Аның хәер-фатыйхасы, ярдәме белән бу эшләргә өзеклек кертелмичә, тоткарлыкларсыз башкарылды.Габделәхәт Гыйлемхан улы ярдәменнән башка авылыбыздагы бер генә эшне дә башкарып чыгып булмас иде. Әлеге мәкалә аша авылдашларыбыз исеменнән барыгызга эшләгән эшләрегезнең уңай нәтиҗәсен күреп, саулык белән иминлектә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп яшәргә язсын иде, дигән теләктә калам!

Мөнир Шакиров,

Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев