Әтнә таңы

Әтнәләр, бездә генә түгел мондый хәл

Бездә генә түгел мондый хәл БДИ түгел, ә диагностик тест. Кичә укытучылар сыналырга килгән җирдә республика мәгариф түрәләре журналистларны әнә шундый акыллы сүз белән каршы алды. БДИ бирү өчен фәлән сум ак­ча җыялар, дигән имеш-мимешне дә кире какты алар. Педагог­лар­ның имтихан бирү пунктында газетабыз хәбәрчесе дә булып кайтты. Быел, БДИдан...

Бездә генә түгел мондый хәл

БДИ түгел, ә диагностик тест. Кичә укытучылар сыналырга килгән җирдә республика мәгариф түрәләре журналистларны әнә шундый акыллы сүз белән каршы алды. БДИ бирү өчен фәлән сум ак­ча җыялар, дигән имеш-мимешне дә кире какты алар. Педагог­лар­ның имтихан бирү пунктында газетабыз хәбәрчесе дә булып кайтты. Быел, БДИдан баш тартуны сорап, имза җыйган бер төр­кем укытучылар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан өметле хә­бәр көткән иде. Әмма ул өметләр ак­ланмады.

Имтиханнан берәү дә баш тармады. Узган ел 16 мең ти­рәсе укытучы тест тапшырган булса, быел да сыналучыларның саны шул чама. Әмма ташламага ия булучылар да бар. Алар - югары категорияле укытучылар. Чөнки былтыр тестларны бик яхшы билгегә тапшырып, белемнәренә шиклә­нер­гә урын калдырмаганнар. Быел башлангыч сыйныф укытучылары да "ак карга" булып читтә кала алмады. Алар да сыналырга килде. Имтиханнар республикада 61 пунк­тында оештырылды. Имтихан яшенә дә, картына да карамый. Берәүләр әле мәктәпкә яңа гына килгән, кемдер инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Укытучылар, имтихан пунктына кергәч, аяк киемнәрен алыштыра, өс-башын салып, үз фәне буенча билгеләнгән бүлмәләргә тарала. Шартлар БДИдагыча. Ләкин сытык йөзләр, тавыш куптарганнары кү­ренми. Канәгатьсезлек булса да, күңелләрендә саклыйлар, күрәсең. "Былтыр дулкынлану бар иде. Нә­тиҗәләрем әйбәт булды. Үз фә­немне яхшы беләм", - ди Казандагы 171 нче мәктәпнең инглиз теле укы­тучысы Румия Вәлиуллина. Сүз­гә шул ук мәктәпнең биология укытучысы Фәридә Галәвиева кушыла.

Реклама

"Без биш ел укытучы булырга укыган, югары белем турында дипломыбыз бар, көн саен укытабыз. Борчылырга урын юк. Укытучы куркырга тиеш түгел", - ди ул. Укытучылар арасында үзлә­рен укучы кебек хис итүчеләр дә юк түгел. "Кайчак үзеңне укучы урынына куеп карау файдалы ул. Бу укучыңның ниләр уйлаганын, ки­чергәнен белү өчен кирәк", - ди кичәге студент. Ә менә өлкән укы­тучыларның адымыннан ук салмаклык сизелә. Кыяфәтлә­рен­нән мәҗ­бүри килүләре күренеп тора. Тик югары квалификациягә ия булмагач, нишләтәсең? "Мин мәктәптә 1968 елдан бирле укытам инде. Шуннан стажымны үзегез санагыз. БДИны берничә ел рәттән бирәм. Уку­чы­ларым­ның имтиханны "ике­ле"­гә бир­гәне юк", - ди башка­ла­быз­дагы бер математика укытучысы. Кыскасы, укытучыларның күбесе бе­лем­нәреннән шикләнми. Тик нә­ти­җәләр ничек булыр?

- Бер генә әти-әнинең дә баласын начар укытучыга бирәсе килми. Әгәр мөгаллим үз фәне буенча тестны югары баллга бирә алмаса, укучысын да имтиханга яхшы итеп әзерли алмаячак. Алар­ның эше­нә билге куелмый. Ми­нистр­лык нәтиҗәләрне тикшерми, аны районнардагы методик үзәкләргә җи­бәрә. Бе­лемендә бушлык булганнарга яр­дәм оештырылачак, - ди Татарстан Мәга­риф һәм фән ми­нис­трлыгы­ның гомуми белем би­рү идарәсе башлыгы Тамара Федорова. Идарә башлыгы, укытучыларга тест бирдерү законга каршы килә, дигән сүзләрне кире какты. "Монда бернинди хокук бозу да юк", - диде ул. БДИ бирү өчен акча җыялар дигән сүз дә дө­реслеккә туры килми. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәт­тахов Рособрнадзорга мөрәҗәгать иткәч, республикага бушлай имтиханга әзерләнү материалларын җи­бәргәннәр. Ә менә башлангыч мәктәп укытучылары өчен тестны Казан педагогика көллияте укытучылары әзерләгән. Диагностик тестлар педагогика һәм психология буенча 55 сорауны үз эченә ала. Тест нәтиҗәләре өч атнадан гына билгеле булачак. Нәтиҗәләр­не быел да фаш итәргә җыен­мый­лар.

("Ватаным Татарстан", /№ 164, 04.11.2016/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=2484

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: