Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, безнекеләр кайтты!

Шахматчыларыбыз - өченче! 17 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам иткән шахмат буенча Татарстан Республикасы командалар чемпионаты төгәлләнде. Ике дистәдән артык команда катнашкан әлеге ярышка районыбызның 12 шахматчысыннан торган команда барды, шуларның сигезе: Раил Шакиров, Марс Мингатин, Ирек Сабиров, Фердинат Бәйрәмов, Лилия Сәгъдиева, Роза Кадырова, Булат Җамалов (3 уен), Айнур Гәрәев...

Шахматчыларыбыз - өченче!

17 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам иткән шахмат буенча Татарстан Республикасы командалар чемпионаты төгәлләнде.

Ике дистәдән артык команда катнашкан әлеге ярышка районыбызның 12 шахматчысыннан торган команда барды, шуларның сигезе: Раил Шакиров, Марс Мингатин, Ирек Сабиров, Фердинат Бәйрәмов, Лилия Сәгъдиева, Роза Кадырова, Булат Җамалов (3 уен), Айнур Гәрәев (1 уен), ветеран Данил Сәләхетдинов - төп уенда катнашучылар, дүртесе төп уенчы катнаша алмаучыларны алыштыручылар: Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Инсаф Бидиков, Мидхәт Латыйпов.

35 меңгә кадәр халкы булган районнар арасында шахматчыларыбыз 26 очко белән - өченче урында. Беренче урында- Актаныш, икенчедә - Саба.

Шунысын да әйтик, икенче урынга чыккан Саба командасын безнекеләр уен барышында җиңгәннәр иде. Ә тренерыбыз Раил Шакиров 5,5 ярым очко җыеп 1 урынга чыкты. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев