Әтнәләр бүген сәүдә итә
Әтнәләрнең чираттагы ярминкәсе 8 октябрь көнне - бүген уза. Бу көнне 4 күмәк хуҗалыкның һәрберсе 500 литр сөт алып бара. Чират торып иртә белән үк алып бетерәләр. Моннан тыш 3 күмәк хуҗалык "КамАЗ" машиналарыннан бөртеклеләр белән сәүдә итә. Янә 2сендә терлек итләре була. Авыл җирлекләре өлеше дә саллы. Нәрсә генә...
Әтнәләрнең чираттагы ярминкәсе 8 октябрь көнне - бүген уза. Бу көнне 4 күмәк хуҗалыкның һәрберсе 500 литр сөт алып бара. Чират торып иртә белән үк алып бетерәләр. Моннан тыш 3 күмәк хуҗалык "КамАЗ" машиналарыннан бөртеклеләр белән сәүдә итә. Янә 2сендә терлек итләре була.
Авыл җирлекләре өлеше дә саллы. Нәрсә генә юк монда. Тозлаган, киптергән яшелчә-җимеш, төрле вареньелар, тавык йомыркалары, бакчада үскән төрле нигъмәт, май, каз, тавык... сарык итенә кадәр бар!
Кыскасы, авыл яшәсә, шәһәрләр ач булмас. Ә ярминкәләр декабрь аенда да гөрли әле.
Ярминкәнең чагыштырма бәяләренә күз салыгыз.
Кош ите - килосы 115 сум;
Күркә ите - килосы 235 сум;
Сыер, бозау ите - килосы 250-300 сум;
Дуңгыз ите - 230-270;
Сарык ите - 320-380;
Югары категорияле бер дистә йомырка - 55 сум;
Яхшы (отбоная) категорияле бер дистә йомырка - 50 сум;
Беренче категорияле бер дистә йомырка - 45;
Сөт (бүлеп бирелә) - литры 28-30;
Каты төр сыр - килосы 280-300;
Сыер мае - килосы 300;
Шикәр комы - килосы 44;
Югары сорт он - килосы 20 сум;
Карабодай - килосы 49 сум;
Бәрәңге - килосы 10 сум;
Кишер - килосы 12-15 сум;
Ашханә чөгендере - килосы 12-15 сум;
Суган - килосы - 17-18 сум;
Кәбестә - килосы 8-10 сум;
Бодай - килосы 9 сум;
Арпа - килосы 8 сум;
Арыш - килосы 6 сум;
Балык (карп) - килосы 150 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев