Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бичура әтнәләрне үз итте

Мәҗүсилек безнең каннардадыр - Бичураны күптән үз иттек. Поста йортның шомлы чормасыннан Сагыш-зарлы җыру ишеттек. Җил капкалар җилдә ыңгырашты, Нигез-ташның рухын елатып. Җансыз авылны соң кем яшергән, Кычытканнар белән уратып?! Заман ясин чыккан урамнарда Күпме тарих гамьсез җирләнгән. Тәүбә итеп нинди дога кылыйк - Җаннар инде шактый керләнгән. Бохарада укып...

Мәҗүсилек безнең каннардадыр -

Бичураны күптән үз иттек.

Поста йортның шомлы чормасыннан

Сагыш-зарлы җыру ишеттек.

Җил капкалар җилдә ыңгырашты,

Нигез-ташның рухын елатып.

Җансыз авылны соң кем яшергән,

Кычытканнар белән уратып?!

Заман ясин чыккан урамнарда

Күпме тарих гамьсез җирләнгән.

Тәүбә итеп нинди дога кылыйк -

Җаннар инде шактый керләнгән.

Бохарада укып кайттык әллә -

Бармы акыл бездә сатарлык?

Караңгыга чумган дөньябыздан

Бичуралар куркып качарлык!

Мәҗүсилек безнең каннардадыр -

Ия-рухлар никтер үз күрде.

Ак әбиләр безне бисмиллалап,

Җен-пәридән саклап үстерде.

Бер Аллага алар ышануын

Какшатмаган юаш бичура.

Мең дәверле иман хәзинәсен

Шыр наданнар җилгә очыра.

Мәҗүсилек безнең каннардадыр,

Күз йомарга нигә үткәнгә?

Туган нигезләрне ятим итмик,

Бичуралар өзелеп көткәндә.

20.07.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев