Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, билдәге каешны тагын кысасы...

2017 ел бюджет проекты әзер: дефицит тагын арта Татарстанның 2017 елга бюджет проекты әзер. Аны 3 ноябрь көнне узачак Дәүләт Думасы утырышында караячак­лар. Киләсе елда республика бюджетының керемнәре - 166,8 миллиард сум, чыгымнар - 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана. Узган атнада Татарстан Дәүләт Думасы...

2017 ел бюджет проекты әзер: дефицит тагын арта

Татарстанның 2017 елга бюджет проекты әзер. Аны 3 ноябрь көнне узачак Дәүләт Думасы утырышында караячак­лар.

Киләсе елда республика бюджетының керемнәре - 166,8 миллиард сум, чыгымнар - 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана. Узган атнада Татарстан Дәүләт Думасы комитетлары 2017 һәм 2018, 2019 елларга бюджет планын карады. Атна азагында исә республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашында парламент тыңлаулары булды.

Фикер алышулардан соң, киләсе елга бюджет планы проекты Дәүләт Думасының киләсе утырышында беренче укылышка тәкъдим итәргә ниятләнде. Бюджет проектында бер баррель нефть - 40 доллар, Америка валютасының курсы - 65 сум, ә инфляция 4,9 процент диелә.

Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 милрд сум булыр, чыгымнар - 174,4 милрд сум булыр дип көтелә. Дефицит 7,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

Әмма әлегә федераль акчалар исәпкә алынмаган, шуңа да бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган. Чыгымнарның күп өлеше социаль тармакларны финанслауга тотылачак.

Мәгариф өлкәсенә киләсе елда - 50 млрд, социаль сәясәткә - 33,6 млрд, торак-коммуналь хуҗалыкка - 12,8 млрд, физик культура һәм спорт тармагына - 3 млрд 97 миллион, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә 1 млрд 179 миллион сум бүлү планлаштырылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә исә 17 млрд сум акча каралган. Агымдагы ел бюджет проектын кабул иткәндә, керемнәр - 160,6 млрд сум, чыгымнар - 166,4 млрд сум, дефицит 5,8 млрд сум иде. Быелгы бюджетның да күп өлеше мәгариф өлкәсенә - 45,6 млрд, икътисадка - 29,9 млрд, сәламәтлек саклауга - 27,5 млрд сум, социаль сәясәткә 24,8 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Лилия ЛОКМАНОВА Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев