Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, борщевиктан сакланыгыз!

Рәсемгә карауга таныгансыздыр, алай гына да түгел, "кара бу безнең су буен тутырды бит инде, урман ясады", дип тә уйлап куярсыз. Хак уйлыйсыз, ермак буйларында, су буйларында читтән караганда матурлык өчен утыртылган, диярсең. Тик бу Төньяк Америка кунагы бик куркыныч. Заманында силос салыр өчен утыртылган "кунак" хәзер бөтен дөньяны басты....

Рәсемгә карауга таныгансыздыр, алай гына да түгел, "кара бу безнең су буен тутырды бит инде, урман ясады", дип тә уйлап куярсыз.

Хак уйлыйсыз, ермак буйларында, су буйларында читтән караганда матурлык өчен утыртылган, диярсең. Тик бу Төньяк Америка кунагы бик куркыныч. Заманында силос салыр өчен утыртылган "кунак" хәзер бөтен дөньяны басты.

Берүк балаларны якын җибәрмәгез, сәламәтлек өчен бик куркыныч. Кагылып үтүгә, тәнне пешерә, күзегезгә тия күрмәсен, күрмәвегез дә ихтимал.

Сакланырга кирәк. Борщевик согы тисә, нишләргә?

Тиз генә су белән юып төшерергә, су булмаса, кулыгызданәрсә бар, шуның белән тәнегезне каплагыз. Әлеге үсемлек суы кояш нуры тәэсирендә агуга әйләнә һәм "химик ожог" ясый.

Су белән югач, кара чәй, имән кайрысының төнәтмәсе ярдәмгә килер. Пантенол кебек майлар булышмаячак, чөнки химик төргә карый. Кояш булмаганда бу үсемлек зарар ясый алмый. Шулай да янына бармавыгыз хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев