Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, боз һәм юеш кардан саклану кагыйдәләре

Ял көннәрендә Татарстанда шактый җылы һава торышы күзәтеләчәк. Шуңа күрә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Мондый көннәрдә урамда аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Чыннан да, бу атнада табигать татарстанлыларны җылы һава торышы белән сөендерде. Берәүләр "урамда рәхәтләнеп һава сулыйбыз икән" дип сөенсә, күпләрдә бу...

Ял көннәрендә Татарстанда шактый җылы һава торышы күзәтеләчәк. Шуңа күрә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Мондый көннәрдә урамда аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр.

Чыннан да, бу атнада табигать татарстанлыларны җылы һава торышы белән сөендерде. Берәүләр "урамда рәхәтләнеп һава сулыйбыз икән" дип сөенсә, күпләрдә бу күренеш ризасызлык кына уятты. Урамдагы кар катыш пычрактан, иртәнге бозлавыктан, түбәләрдәге кар һәм боз сөңгеләреннән бигрәк тә шәһәр халкы интегә. Гадәттән тыш хәлләргә юлыкмас өчен белгечләр халыкны билгеле бер кагыйдәләргә таянырга чакыра.

1. Боз аша йөрү катгый тыела. Җылы һава торышы нәтиҗәсендә елгалардагы бозның ныклыгы бермә-бер кими. Өстән аны кояш эретсә, астан исә агымсу тәэсир итә. Мондый шартларда боздан йөрү кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Бигрәк тә яр буендагы боздан сак булырга кирәк.

2. Балаларны саклагыз. Боз балалар сәламәтлегенә аеруча зур куркыныч тудыра. Аларның бозда уйнавы гадәти хәл, дип ассызыклый белгечләр. Шуңа күрә алар ата-аналарны балаларын игътибардан читтә калдырмаска чакыра. Нәниләрне елга буйларына җибәрү катгый тыела. Аларга бозда уйнауның куркыныч булуы турында аңлату эшләре алып барырга кирәк.

3. Тизлекне арттыру ярамый. Көрәк һәм трос һәрвакыт янда булсын. "Юеш кар афәте" белән очрашмаган йөртүчеләр гомумән дә калмагандыр инде, мөгаен. Андый карга баткан машинаны чыгару аеруча зур тырышлык сорый. Иң мөһиме исә, мондый шартларда юл-транспорт һәлакәтләре саны да кинәт кенә артып китәргә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр автомобильдә бик әкрен хәрәкәт итәргә чакыра. Бу бигрәк тә машина таныклыгын яңа гына алган затларга кагыла. Гомумән, аларга җәмәгать транспортына күчеп утырсалар яхшы, дип ассызыклыйлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

4. Машинага кар катламы ишелмәсен дисәң... Мондый чорда автомобильләрне бина буйларына куюдан баш тартырга кирәк. Ник дигәндә, түбәдәге кар яки бозның машина өстенә төшеп, шактый гына зыян китерүе бар. Татарстанда шундый унлап очрак теркәлгән инде.

5. Җәяүлеләр дә сак булсын. Тротуарлардан үткәндә, аяк астына да, баш очына да карау сорала. Биналар яныннан узганда, боз сөңгеләре һәм ишелергә мөмкин булган кар булмавына инангач кына хәрәкәтне дәвам итү кирәк. Бозда таеп егылмас өчен уңайлы аяк киеме киеп йөрү сорала. Өйдән иртәрәк чыгыгыз.

Бу - тиешле урынга әкрен генә барып җитәргә ярдәм итәчәк. Кулларны кесәгә тыгу тыела. Әгәр дә гадәттән тыш хәл очрагына тап булсагыз, шундук 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев