Әтнәләр бәрәңгене саклый белә
Алынган бәрәңгене шунда ук базга салырга ашыкмагыз. Караңгы, саф һавалы, җылы (10-15 градус) урында) агач әрҗәләргә салып, бер ай тотыгыз. Шуннан соң гына, кабат сайлап, чүпләп, базга төшерегез. Бәрәңге базда, агач әрҗәдә яки сеткалы капчыкта шәп саклана. Орлыклык бәрәңгене 4-5 градус җылы урында саклыйлар. Ашарга дигәненә 2-3 градус җылылык та...
Алынган бәрәңгене шунда ук базга салырга ашыкмагыз. Караңгы, саф һавалы, җылы (10-15 градус) урында) агач әрҗәләргә салып, бер ай тотыгыз. Шуннан соң гына, кабат сайлап, чүпләп, базга төшерегез. Бәрәңге базда, агач әрҗәдә яки сеткалы капчыкта шәп саклана.
Орлыклык бәрәңгене 4-5 градус җылы урында саклыйлар. Ашарга дигәненә 2-3 градус җылылык та җитә. Аннан түбәнрәк температурада бәрәңге туңа һәм крахмалы шикәргә әйләнә, баллана. Дөрес, әгәр бәрәңге өшемәсә, бүлмә температурасында 7-10 көн тотсаң, баллы тәме бетә.
Һәм соңгысы: чәчүлек бәрәңге өстенә көл яки известь оны сибәргә онытмагыз. Бу аларны чирләрдән саклый. Күсе, тычкан да көл арасында актарынырга яартмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев