Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, бүрәнә аша бүре күргән...

Алай түгел, болай ул Бүрәнә аша бүре күргән... Газетаның 26 октябрь санында "Җөлби юлын ник оныттылар..." дигән язма һәм җавап басылган иде. Минем исем дә телгә алынган. Газетабызны беренче чыга башлау белән алдырам, әлеге көндә дә 2017 елның беренче ярты еллыгына язылып куйдым. Мин үз газетабызны яратып укыйм. Үземнең язган...

Алай түгел, болай ул

Бүрәнә аша бүре күргән...

Газетаның 26 октябрь санында "Җөлби юлын ник оныттылар..." дигән язма һәм җавап басылган иде. Минем исем дә телгә алынган.

Газетабызны беренче чыга башлау белән алдырам, әлеге көндә дә 2017 елның беренче ярты еллыгына язылып куйдым. Мин үз газетабызны яратып укыйм. Үземнең язган мәкаләләрем дә газета битләрендә дөнья күрә. Үзебезнең юл турында да байтак яздым.

Алда искә алынган язма буенча да үз сүземне әйтәсем килә. Үз исемен әйтергә курыккан бу иптәшкә сүзем шул, юлда көндез дә, төнлә дә техника эшләп тора. Ике авыл арасындагы юлны кышкы чорда да, нинди эссе көннәрдә дә агачлардан чистарттылар. Эш тукталмады. Юл өчен борчылып язучы иптәш шәһәрдә яшәүче булса кирәк. Кайтып күрсен, бүрәнә аша бүре күреп ятмасын.

Урамга җәеләсе ташлар да кайтып ауды. Һәр эшнең үз вакыты бар. Сайлау алды җыелышларында Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов быел узачак референдумга кушылып, аннан соң җыелачак үзара салым акчасына кайтасы ташларны бергә туплап эшләсәк дип, өлкән кешеләр белән киңәшләште.

Башланган эш беткән эш, диләр халыкта. Булыр, Алла боерса, сабыр итәргә кирәк. Авылыбызның олысы-кечесе юллы булачакка сөенеп бетә алмый. Бигрәк тә укучы балалар. Укудан кайттуга, ике авыл арасындагы юлны урап кайталар. Хакимият җитәкчебез дә гел эш барышы белән кызыксынып тора. "Яңа Җөлби юллы булачак" диеп әйткән икән районыбыз башлыгы, без аңа ышанып яшибез. Ул үз сүзендә нык торучан җитәкче. Авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдереп

Люция ГАРИПОВА,

Яңа Җөлби авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев