Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр - "Бөртектән көшел"

Илдар Низамов "Бөртектән - көшел" Китапханәче өчен иң зур бүләк китап икәнен чамалыйсыздыр. Күптән түгел якташыбыз, танылган язучы, филология фәннәре докторы, публицист, галим, журналист Илдар Мәлик улы Низамовның "Бөртектән - көшел" исемле яңа гына басмадан төшкән китабын бүләк итеп алдым. Китапта авторның парчалары, публицистик әсәрләре, хатирәләре урын алган. Илдар Низамов...

Илдар Низамов "Бөртектән - көшел"

Китапханәче өчен иң зур бүләк китап икәнен чамалыйсыздыр. Күптән түгел якташыбыз, танылган язучы, филология фәннәре докторы, публицист, галим, журналист Илдар Мәлик улы Низамовның "Бөртектән - көшел" исемле яңа гына басмадан төшкән китабын бүләк итеп алдым. Китапта авторның парчалары, публицистик әсәрләре, хатирәләре урын алган. Илдар Низамов - парча жанрында иң оста иҗат итүчеләрнең берсе. Ирексездән күңелгә, авторның укучысына әйтергә, җиткерергә теләгән фикеренә төшенә алырмынмы, матур цитаталарны, мәгънәле сүзләрне таба белерменме, күрә алырмынмы дигән уй килде. Укый башлагач, китаптан аерылып булмый. Язучы һәр парчаны гамь нуры дип атый, ягъни аңлы, мәгънәле караш. Аның һәр сүзендә, һәр җөмләсендә тирән мәгънә, төпле фикер салынган. Автор көндәлек тормышта, матавыклы дөнья ыгы-зыгысында артык игътибар бирелмәгән гади генә күренеш, манзара, вакыйгаларны шундый үтемле итеп тасвирлый - җаны тормышка, кешеләргә битараф булмаган һәркемне уйланырга мәҗбүр итә, күпләрнең күңел кылларын тибрәтә.

Бөртектән көшел җыела. Көшел - ындырда сугылган ашлык өеме. Ашлык бөртеге иртә язда сукаланган кара җиргә төшкән мәлдән, ындыр табагында көшелгә өелгәнче күпме вакыт, күпме хезмәт, күпме ачы тир түгелә. Автор китапка кергән һәр парчаны ашлык бөртегенә тиңли, шул бөртекләрдән көшел, ягъни китап туплана. Алар- язучының гомер буе берәмтекләп- бөртекләп, куен дәфтәренә тамга салып җыелган язмалары. Һәр парчада кеше язмышы, аның эчке дөньясы, хис-кичерешләре, нечкә-нәфис күңел халәте, гамьле карашы, яшәү яме, тормыш мәгънәсе ярылып ята.

Авторның үз китабын корама белән тәңгәлләштереп чагыштыруы да кызыклы. Бер - берсенә ялгап, үлчәп, төсен төскә, сызыгын-сызыкка яраклаштырып тегелгән ситсы кисәкләрен берәм - берәм карасаң, аларның һәркайсының үз хатирәсе: ни хөрмәткә, кайчан, ничек алынуы, кайсы балага нәрсә тегелүе, кайсы баланың шул киемгә ничек сөенүе- кораманың һәр

кисәкчеге күпме истәлек саклый. Шул ситсы кисәкчекләре бербөтен булып, бер берсен тулыландырып корама хасил итәләр. Язучының китабы да төзелеше ягыннан төрле төрле корама өлешләрен хәтерләткән парчалардан торса да, эчтәлеге белән гамъ нурларыннан тупланган бербөтен фәлсәфи җыентык.

Авыл табигате белән хозурланып, урам чирәмендә тәгәрәп үскән бала буларак, Илдар Низамовның язмаларында туган якка мәхәббәт, аның табигате, җир кадере, авыл тормышы, туганлык, кардәшлек хисләре сурәтләнә. Шәһәргә балалары янына күченеп киткән авыл әбисенең колагыннан тургай тавышы китми, аның җанын шул яшәтә. Авыл әбиләре һәр иртән кояштан да алда тургай моңына уянып, хәрәкәттә бәрәкәт диеп, юктан да эш табып, шуның белән җан һәм тән сырхауларын баса. Яше утыздан арткан, үзе дә бала атасы булган ир уртасының тамагы авыртканда әнисе кайнатып биргән мәтрүшкәле сөтнең тәмен, ләззәтен, шифасын белүе. Авылыннан 35 ел элек читкә чыгып китеп шахтада эшләүче абзыйның туган ягына кайтып бер салкын бәрәңге ашыйсы килү теләге белән яшәве. Ялгышып кына чыршылар арасына тишелеп үскән ялгыз каен агачының моңсулыгы. Һәр парчада күпме яшерен мәгънә, күпме гамъ, аларның һәркайсы тәрбияви асылга ия. Язучының туры сүзенә, йөгерек теленә, нечкә, зәвыклы сөйләменә, әдәби тел осталыгына, сүнмәс иҗат чишмәсенә сокланмый мөмкин түгел.

Алсу Әскарова, Әтнә үзәк китапханәсе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев