Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бу чирне дошманнарына да теләмиләр

Соңгы вакытта халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, "дошманыма да теләмәс идем" диючеләр дә җитәрлек. Бүген яман шеш авырулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә.

Яман шеш күзәнәкләре - организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишләрен арттыралар. Генетик өзеклекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә, яман шеш күзәнәкләрендә үз-үзен үтерү механизмы юкка чыга: күзәнәк-мутантлар үлү сәләтен югалталар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар.

Яман шеш авыруы сәбәпләренең берсе - ул нәселдән күчү. Икенчесе - зарарлы гадәтләр: мәсәлән, алкоголь эчемлекләрне чамадан тыш куллану. Тәмәке тартучыларның да киләчәге караңгы: 90 процент очракта үпкәдә, 80 процентта - авыз куышлыгында, бугазда һәм йоткылыкта, 25 % очракта ашказанында яман шеш авыруы күзәтелә. Өченчесе - эш урыннарындагы зарарлы факторлар, дүртенчесе - экология, бишенчесе - кулланган ризыкларыбыздагы канцероген факторларның булуы.

Яман шеш авыруларының симптоматикалары төрле - ул организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән - аппетит югалу; үпкәдә икән - озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән - кешенең тәне саргаю; башта икән - авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене "миндә яман шеш түгел микән" дип сагайтырга тиеш. Гомумән, ике атна дәвалау курслары үткәннән соң да кешенең авыртулары басылмаса, уйланырга җирлек бар дигән сүз.

Районда бу проблеманың никадәр актуаль булуын күзаллыйк. Моны чагыштыруда күрергә була. Әйтик, 2016 елның августына 258 кеше учетта тора, былтыр бу чорда 223 кенә булган. Бу уңайдан кабат ачыкланучылар булу аерым роль уйный. Узган елны андыйлар 20 кеше булса, быел 16 кеше кабат ачыкланган. Авыртулар буенча күзаллыйк. Былтыр бөерләрдә андый авырту ачыкланмаган, ә быел ул 2 кешедә бар. Мәни бизе буенча узган елны - 4, быел 2 очрак ачыкланган. Эчәгеләрдә 2015тә - 5, 2016да - 4. Үпкәдә дә быел кимегән: былтыр - 4, быел 3 очрак. Ашкайнату органнарында үзгәреш юк - шул ук 2 очрак. Тамакта узган елны 3 очрак ачыкланса, быел 1 генә. Лейкоз һәм бавырда былтыр мондый очраклар булмаган, быел һәрберсе буенча берәр очрак. Ә күкәйлек һәм тиредә киресенчә, былтыр берәр очрак расланса, быел берәү дә юк.

Шуны истән чыгармыйк: I-II стадиядәге онкологияне дәвалап була әле, III, IV стадияләрне дәвалау бик озакка сузыла һәм зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә, участок медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар чакырганда вакытында килергә тырышыгыз. Бу өлкәдә без Арча районына карыйбыз, шул сәбәпле Казанга тикшерүгә дә Арча аркылы җибәрелергә тиешбез. Куанычлы хәл - безнең Әтнә үзәк больницасына онкологик диспансерга турыдан-туры җибәрү мөмкинлеге бирелде. Бу бик зур плюс! Халык та үзенең сәламәтлегенә битараф булмыйча, кабат тикшерүгә чакырганда вакытында килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев