Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, бу язмалар бик кыйммәтле

Әнием көндәлегеннән Бу язмалар бик кыйммәтле Гомер буе Олы Бәрәзә авылында яшәгән, егерме ике яшендә өч бала һәм кайнана белән тол калган, кырык ел мәктәптә укыткан әнием Сабитова Зәкия Фәйзрахман кызы (1919-1994) көндәлек булган вакыйгаларны блокнот-дәфтәргә теркәп барырга яратты. Кем киткән, кем кайткан, һава торышы, бәрәңге алу-утырту, авылның бакыйлыкка күчкән...

Әнием көндәлегеннән

Бу язмалар бик кыйммәтле

Гомер буе Олы Бәрәзә авылында яшәгән, егерме ике яшендә өч бала һәм кайнана белән тол калган, кырык ел мәктәптә укыткан әнием Сабитова Зәкия Фәйзрахман кызы (1919-1994) көндәлек булган вакыйгаларны блокнот-дәфтәргә теркәп барырга яратты. Кем киткән, кем кайткан, һава торышы, бәрәңге алу-утырту, авылның бакыйлыкка күчкән кешеләрен һ.б. теркәп калдырды. Киләчәктә Олы Бәрәзә авылы тарихын язучы табылса, бу язмалар бик кыйммәтле информация чыганагы булыр, дип уйлыйм.

1986 елга караган ике язманы китерәм: 8 ноябрь. "Кибеттә ветераннарга он бирәләр",- дигәч төшкән идем. Ул сугыштан исән кайтканнарга икән. Безгә юк. Сугышта үлгәннәрнең хатыннарына да бирсәләр күңелле булыр иде дә бит. 10 кг онны урталай бүлеп бирергә иде. Хәтерем калды. Шуннан кайткач сугышта ире үлгән әбиләрне исәпләдек, 21 генә калган икәнбез. (Ә җиңүгә 30 еллыкны билгеләгәндә 49 булганбыз). Менә алар: Вәлиуллина Фәризә, Гыйбадуллина Мәймүнә, Сабитова Зәкия, Заһидуллина Гөлсем, Зарипова Газзә, Садыйкова Фатыйма (Тәпием), Бикмуллина Хәдичә (Вәли), Фазылҗанова Сәрби (Чүри), Хәкимҗанова Нәфига (Әпә), Садыйкова Зәйтүнә (Тәпием), Галиева Мәсрүрә (Дәли), Габдуллаҗанова Мәрьям (Чулак), Галимова Мәлүфә, Сафина Бәдәр (Галиулла), Хәбибуллина Рауза (Гитрун),Тимергалиева Хәтирә (Ранный), Хәйретдинова Кәримә (Пәтти), Гарипова Мәйсәрә (Галдый), Нәҗмиева Әминә (Кәтүк), Биктимерова Мәрьям (Чәкәй), Гайнуллина Зәйнәп (Апак).

1986 елның соңгы көне - 31 декабрь. "Люциядән бәйрәм күчтәнәче килде. Рәхмәтләр генә яусын. Кала алдык инде (Илгиз кайтканда алып кайткан иде). Яңа ел киче. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм - бу нәселгәнгә кушылганга нәкъ менә бүген 50 ел - ярты гасыр. Ни арада үтте бу гомер?! Шушы вакытны бергә яшәгән кешеләр алтын туй үткәрәләр. Ә ул безгә насыйп булмаган икән. Шулай да зур куанычым бар бит минем - балаларым. Таза-сау балалар үстерү - үзе зур бәхет. Исән-сау булсыннар да, тәүфыйклы, бәхетле булып яшәсеннәр. Әкрен генә кар төшә, салкын түгел! Әтием Кадыйров Шәфикъ Лотфулла улы (1911-1941) - укытучы, 1940 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм сугышның башында хәбәрсез югала.

Илгиз КАДЫЙРОВ, Олы Бәрәзә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев