Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр буктрейлеры

Район Үзәк китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскаровадан алган хәбәрләргә караганда, биредә китапханәчеләр арасында "Буктрейлер: бер китапта - бөтен дөнья" исемле республикакүләм конкурсының район этабы узган. Исеме әнә шундый сәер яңгырашлы булса да, эчтәлеге бик матур аның. Һәрхәлдә китапханәчеләр берәр китап турында сөйләп, аның эчтәлеген ачып, бик яхшы видеоролик тәкъдим иткәннәр. Китапханәчеләр...

Район Үзәк китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскаровадан алган хәбәрләргә караганда, биредә китапханәчеләр арасында "Буктрейлер: бер китапта - бөтен дөнья" исемле республикакүләм конкурсының район этабы узган. Исеме әнә шундый сәер яңгырашлы булса да, эчтәлеге бик матур аның. Һәрхәлдә китапханәчеләр берәр китап турында сөйләп, аның эчтәлеген ачып, бик яхшы видеоролик тәкъдим иткәннәр. Китапханәчеләр өчен узган бу һөнәри конкурсны Республиканың яшүсмерләр китапханәсе оештырган. Конкурска китапханәчеләр бик теләп катнашкан, ә эшләрнең иң-иңнәре - барлыгы 6 эш Татарстан этабына киткән. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Халисә Ширмәннең "Ерактагы йолдызым", Кадим Җәмитнең "Килмешәк", "Тукай иленә сәяхәт" китабы һәм үзләренең "Яралы балачак" китапларына эшләнгән буктрейлерларны җитди Казан жюрие да охшатыр дигән өметтә калыйк. Ә барысы Үзәк китапханәдән - 2, Күәм, Күлле Киме, Мәңгәр һәм Бәрәскә китапханәләреннән берәр эш Казанга юл тоткан. Хәерлегә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев