Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр быел 123 көн ял итәчәк

2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре: 2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек. 7 гыйнварда - Раштуа булды. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 9 май -...

2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре:

2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек.

7 гыйнварда - Раштуа булды.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне.

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме.

9 май - Җиңү көне.

12 июнь - Россия көне.

30 август - Татарстан Республикасы көне.

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.

2016 елда Ураза бәйрәме - 5 июльгә, Корбан бәйрәме - 12 сентябрьгә туры килә.

Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендә кабул ителгән "2016 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары белән быел кайбер яллар түбәндәгечә үзгәрде: шимбәгә туры килгән 2 гыйнвар ялы 3 майга (сишәмбегә), якшәмбегә туры килгән 3 гыйнвар ялы 7 мартка (дүшәмбегә), ә шимбәгә туры килгән 20 февраль 22 февральгә (дүшәмбегә) күчте. Шулай итеп, гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда - 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә. Россия көне уңаеннан, җәй көне - 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөрмәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. Татарстанда ел саен 30 августта - Республика көне, 6 ноябрьдә - Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге "каникулларына" тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә).

Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә. Гомумән санаганда, быел Татарстанда 243 эш көне (20 февраль, 4 июль, 29 август һәм 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак), 123 ял көне булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев