Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Чаллыда шартлау...

Шаһитлар 53 комплекста шартлау булуы турында хәбәр итә «ВКонтакте» челтәренең шәһәр берләшмәләрендә Чаллы комплексларының берсендә шартлау булуы турында хәбәр итәләр. "Якынча мәгълүматлар буенча, бүген Чаллыда 53 комплекста газ баллоны шартлаган. Йортның пыялалары шартлап очкан. Зыян күрүчеләр бар. Шартлау тавышы 29, 28, 27, 52, 53 йортларда ишетелгән", - диелгән вакыйга урыннан...

Шаһитлар 53 комплекста шартлау булуы турында хәбәр итә

«ВКонтакте» челтәренең шәһәр берләшмәләрендә Чаллы комплексларының берсендә шартлау булуы турында хәбәр итәләр. "Якынча мәгълүматлар буенча, бүген Чаллыда 53 комплекста газ баллоны шартлаган. Йортның пыялалары шартлап очкан. Зыян күрүчеләр бар. Шартлау тавышы 29, 28, 27, 52, 53 йортларда ишетелгән", - диелгән вакыйга урыннан төшерелгән фотоларга сылтама белән.

Һәлакәт урыныннан Instagram социаль челтәрендә видео да барлыкка килде. "2016 елның 10 июлендә 12.25 сәгатьтә «Глонасс +112» системасы буенча Чаллы шәһәре, 53/23 комплексында фатир януы турында хәбәр килде. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 59 кеше, 19 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 44 кеше, 13 берәмлек техника катнашкан", - дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

Чаллының 53 комплексында яна торган йорттан 104 кеше эвакуацияләнде, дип белдерде ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Аның белдерүенчә, янгын балконнар аша өч фатирга таралган. Югары катлардан төтенләнгән зонадан алты кеше коткарылган. Коткаручылар йөри алмый торган инвалидны күтәреп алып чыкканнар. Янгын баскычы ярдәмендә тагын җиде кеше коткарылган. "13.30 сәгатьтә 180 кв.м мәйданда янгын сүндерелде. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана", - дип белдерде Родыгин.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/10/122855/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев