Әтнә таңы

Әтнәләр чәчәк үстерергә ярата

Иренмибез Өең нурлы булсын дисәң... Әтнәдә өлкәннәр өчен «Чәчәк дизайны» түгәрәге эшләве турында язган идек инде. Шушы арада андый түгәрәк эшендә үземә дә катнашырга туры килде. Бүгенге заманда җаен табып тәрәзә төбендә, я булмаса ишек алдында гөл үстермәгән бер генә йорт та юктыр. Гөлсез өй- нурсыз өй дип әйтә торган...

Иренмибез

Өең нурлы булсын дисәң...

Әтнәдә өлкәннәр өчен «Чәчәк дизайны» түгәрәге эшләве турында язган идек инде. Шушы арада андый түгәрәк эшендә үземә дә катнашырга туры килде.

Бүгенге заманда җаен табып тәрәзә төбендә, я булмаса ишек алдында гөл үстермәгән бер генә йорт та юктыр. Гөлсез өй- нурсыз өй дип әйтә торган иде әнием мәрхүмә. Аеруча матур, шау чәчәкле тәрәзә төпләре өлкән апаларда була дип әйтсәм дә, шәт, яшь киленнәр үпкәләмәстер. Догасын укый беләләрме, әллә берәр төрле бүтән сәбәбе бармы- әмма безнең урамда да иң матур гөлләр әнә шундый апа-әбиләрдә.

Ләлә Нур кызы Мөхәммәтшина җитәкчелегендә Олы Әтнәдә оештырылган чәчәкләр белән бәйле түгәрәккә дә гөлләр яраткан унбишләп хатын-кыз йөри. Элегрәк бу түгәрәк башлангыч мәктәп бинасында үтсә, хәзер аларны китапханә кызлары бик теләп үз яннарына кабул иткән.

Әңгәмә бик җылы атмосферада, чәй табыны янында барды. Өлкәннәрнең хәлен белергә район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов та килгән иде. Ул бирегә килүчеләрнең шулай кызыксынуларына, түгәрәк эшендә актив катнашуларына үзенең чын күңелдән куануын белдерде. " Барыгыз да беләсез, Ләлә Нур кызы үзе дә чәчәк үстерү остасы. Монда килгәнсез икән, димәк сезнең өчен дә бик кызыклы тема бу. Киләчәккә планнарыбыз да юк түгел, бергәләп тормышка ашырырга язсын", - диде ул.

Очрашуның төп темасы - петуния (әбиләр телендә бакра) гөлен утырту, үстерү һәм аны үрчетү турында булды. Шунысы кызыклы, әлеге гөлне җиргә чәчкәч, аны "уятып" җибәрү бик әйбәт нәтиҗәләргә китерә икән. " Орлык чәчелгән тартманың өстенә кар салып куеп, капкачын каплаган очракта, кар акрынлап эреп, орлыкларны "уята", ә бу исә аларның бердәм тишелешен тизләтә",- дип аңлатып китте Ләлә ханым. Әлеге гөлнең төрләре, үстерү үзенчәлекләренә дә тукталып китте ул. Өлкәннәр бик игътибар белән тыңладылар, кайбер киңәшләрне хәтта блокнотларына язып алучылар да булды.

Шулай ук үсемлекләргә көлнең файдасы турында да бик кызыклы фактлар китерелде. Сүз чиста агач көле турында бара, газет-журналлар, төрле пластик савытлар яндырылган көл киресенчә, файда түгел зыян гына китерергә мөмкин. Көлне ачык һавада үскән гөлләргә дә, тәрәзә төбендәгеләргә дә сибәргә мөмкин икән. Тик яфракларга гына тимәсен. Чәчәкләрдән пион көлне бик ярата икән. Ә менә азалия, камелия ише гөлләр аны кабул итә алмыйлар.

Яшелчә үстерүчеләр өчен дә бур киңәш: баклажан, помидор , борычны чәчәр алдыннан 1 литрга 1 аш кашыгы исәбеннән көл суында тоту бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Менә шундый кызыклы мәгълүматлар. Шунда ук өлкәннәр гөл үстерүдә үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Күпләр кышкы чорда гөлләрдә вак чебен чыгуыннан зарланалар. Моның өчен шырпыны күкертле ягы белән гөл төбенә тыгып куярга кирәк. Өлкәннәр әнә шундый киңәш бирде.

Кызыклы очрашу булды бу. Теләге булганнар соңга калдым дип уйламасын, түгәрәк үзенең эшен һәр дүшәмбе саен дәвам итә. Чәчәк яратсагыз, аны үстерү серләрен белергә теләсәгез, сез дә килә аласыз. Бер очрашып сөйләшүе генә дә ни тора бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: