Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, челлә дә туңдыра

*** Утыз...*** Салкын ла, бик салкын бу дөнья! Җәйләрнең челләсе туңдыра. Күңелдә эремәс ак карлар − Кемгәдер рәнҗүләр утыра... Кемгәдер үпкәләү, дәшмичә калулар Таш булып ятканнар бәгырьгә. Терелтер чаралар бар, диләр − Ысулын кемнәрдән белергә?! Эчкерсез хисләргә һәм ихлас сүзләргә Кайчандыр бар иде ышанган. Чыгып бак син, диләр, дөньяга −...

*** Утыз...***

Салкын ла, бик салкын бу дөнья!

Җәйләрнең челләсе туңдыра.

Күңелдә эремәс ак карлар −

Кемгәдер рәнҗүләр утыра...

Кемгәдер үпкәләү, дәшмичә калулар

Таш булып ятканнар бәгырьгә.

Терелтер чаралар бар, диләр −

Ысулын кемнәрдән белергә?!

Эчкерсез хисләргә һәм ихлас сүзләргә

Кайчандыр бар иде ышанган.

Чыгып бак син, диләр, дөньяга −

Нур ява ич, диләр, тоташтан!

Нур ява! Явадыр.

Инанган кешенең

Юлына якты нур җәелгән.

Ә минем көннәрем − төннәргә,

Шатлыгым борчуга әйләнгән...

Кемгәдер рәнҗүләр, хәтерем калулар

Таш булып ятканнар бәгырьгә.

Мин үстем... Зурайдым.

Шуңа да Ышанмыйм...

Ышанмыйм беркемгә!

Халисә Ширмән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев