Әтнә таңы

Әтнәләр чемпионат эшендә катнашты

Казанда эшче һөнәрләрнең икенче чемпионаты булып узды. Биредә Россиянең 50 регионыннан катнашучылар җыелган иде. 18- 22 яшьтәге 700 ләп яшь һөнәрче үзләренең остазлары белән берлектә 35 комплект медаль өчен көч сынаштылар. Шунысы куанычлы, команда зачетында Татарстан беренче урынны яулады. Икенче урында Мәскәү, өченче урында - Свердловск өлкәсе. Шулай ук Татарстанның...

Реклама

Казанда эшче һөнәрләрнең икенче чемпионаты булып узды. Биредә Россиянең 50 регионыннан катнашучылар җыелган иде.

18- 22 яшьтәге 700 ләп яшь һөнәрче үзләренең остазлары белән берлектә 35 комплект медаль өчен көч сынаштылар. Шунысы куанычлы, команда зачетында Татарстан беренче урынны яулады. Икенче урында Мәскәү, өченче урында - Свердловск өлкәсе. Шулай ук Татарстанның һәр районыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде. Безнекеләр агач эше белән бәйле осталыкларын күрсәттеләр. Танылган агач эшләре остасы Мәхмүт Хәкимҗанов, Гаяз Гыйләҗев, Камил Сираҗиевның эшләре күргәзмә эшендә катнашкан һәркемне таң калдырды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов җитәкчелегендә танылган гармунчыларыбыз Фирдәвес Зарипов, Фарис Биккининның музыкаль чыгышлары безнең экспозициягә ямь өстенә ямь бирде. Чемпионат көннәрендә Әтнә экспозициясен меңләгән кеше карады. Шул исәптән Россия Федерациясе хөкүмәт рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов һәм башкалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: