Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр өчен борчылып

Кадерле редакция! Сезгә Иске Шимбер авылында туып үсеп бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәфига Касыйм кызы яза. Үземнең моң - зарлы , борчулы уйларым белән Сезнең белән дә бүлешергә булдым. Безнең авыл тау битенә урнашкан. Тау астында тәмле, салкын сулы ике чишмәбез агып тора. Заманында чишмәнең өйнеке кебек түбәсе бар...

Кадерле редакция! Сезгә Иске Шимбер авылында туып үсеп бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәфига Касыйм кызы яза. Үземнең моң - зарлы , борчулы уйларым белән Сезнең белән дә бүлешергә булдым.

Безнең авыл тау битенә урнашкан. Тау астында тәмле, салкын сулы ике чишмәбез агып тора. Заманында чишмәнең өйнеке кебек түбәсе бар иде. Як-як стеналары бүрәнәдән өелеп, идәне дә җәелгән иде. Янында гына кер чайкый торган урыны да бар иде. Чишмә тирә ягы искиткеч табигатьле иде. Без, кызлар, чишмәгә суга төшкәч, чиләкләрне тутырып ала идек тә, утырып, биредәге табигатькә сокланып ала идек. Чишмә суы Ашыт елгасына барып тоташа иде. Ерак түгел тегермән дә бар иде. Анда ашлык тарттырырга атлар белән чибәр егетләр, абыйлар килер иде, ап -ак капчыклар белән он төяп кайтып китәрләр иде. Ул хәтирәләр яшьлек елларыма алып кайталар. Тегермән күптән юк инде. Аны ваттылар, сүттеләр - юкка чыгардылар. Шунда ук җил тегермәне дә бар иде - ул да юкка чыкты. И-и, ул чаклар. Яз көне карты - яше бергәләп боз киткәнен карап тора идек. Үзебезчә күңелдән теләк телибез, олылар шулай куша иде.

Шимбердән Бәрәскәгә, Өшкәтәгә җәй көне бара торган юл да бар иде. Тик шул юлдагы күпер суга агып киткәннән соң, бу авыллар арасындагы юл өзелде. Бу күпернең булмавы бик зур авырлыклар тудыра, авылга туры йөрүчеләргә. Үзем Казанда яшәсәм дә , бу тирә авылларда яшәүчеләр өчен борчылып язуым. Авылдан күптән чыгып китсәм дә, якыннарымны зыярат кылырга кайтып йөрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев