Әтнә таңы

Әтнәләр өчен дүрт нәтиҗә

Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый уңышлы булды дисәк тә, ялгыш булмас. Корылык бу өлкәгә шактый зур зыян салуга карамастан, агросәнәгать тармагы 2015 елны 3,8 процент үсеш белән тәмамлады. Чыннан да, 2015 ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тагын корылык белән сынады. Нәтиҗәдә, бу күренеш республиканың агросәнәгать тармагына 20-21 миллиард...

Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый уңышлы булды дисәк тә, ялгыш булмас. Корылык бу өлкәгә шактый зур зыян салуга карамастан, агросәнәгать тармагы 2015 елны 3,8 процент үсеш белән тәмамлады.


Чыннан да, 2015 ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тагын корылык белән сынады. Нәтиҗәдә, бу күренеш республиканың агросәнәгать тармагына 20-21 миллиард сумлык (!) зыян китерде.

Корылыкка бирешмибез...

Шулай булуга да карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бирешмәде. Басу-кырлардан барлыгы 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Уңдырышлылык - гектарыннан 22 центнер. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләменә килгәндә, 2015 елда бу күрсәткеч 220 миллиард сум булыр дип уйланыла. 2014 елда бу сан 189 миллиард сум тәшкил иткән булган.

Әлбәттә, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме белән бәйле. Билгеле булганча, быел бу үсеш 3,8 процентка җитте. 2014 елда исә әлеге күрсәткеч 2,3 процент тәшкил иткән иде.

Иң күп ашлык җитештергән район - Арча. Биредә барлыгы 150,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык - гектарына 29 центнер. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Азнакай. Уңдырышлылык аеруча югары булган район - Балтач. Биредә бер гектар җирдән якынча 37 центнер уңыш җыеп алынган. Иң күп бәрәңге җитештергән район - Арча. Биредә якынча 64 мең тонна бәрәңге уңышы җыйганнар. Уңдырышлылык буенча шулай ук Арчага тиңнәр юк. Биредә бәрәңге уңышы бер гектарга якынча 320 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендере буенча иң зур уңдырышлылык күрсәткән район - Зәй (гектарына 420 центнер). Җыеп алынган уңыш күләме буенча Зәй шулай ук алдынгы урынны тота. Биредә шикәр чөгендере уңышы 350 мең тонна булган.

Бюджет акчасын ничек бүленәчәк?

Авыл хуҗалыгы тармагындагы аеруча зур яңалыкларга тукталсак, быелдан башлап Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы эшләүдән туктый. Бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыны исәпкә алыначак. Кем яхшырак эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Узган ел азагында җаваплы идарәчелек җәмәгатьчелек игътибарына 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингны тәкъдим итте. Ул игенчелек, терлекчелек һәм икътисади күрсәткечләргә таянып эшләнде. Нәтиҗәдә, алдынгы һәм артта сөйрәлүче районнар исемлеге билгеле булды. Авыл хуҗалыгы тармагын камилләштерү буенча лидер районнар - Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Тукай, Кукмара, Буа, Теләче, Апас һәм Кайбыч. Рейтингның иң соңгы баскычында исә Биектау, Алексеевск, Баулы, Питрәч, Чистай, Югары Ослан, Спас, Әлмәт, Мөслим, Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск һәм Чирмешән районнары урнашты. Шунысын да искәртик: бу күрсәткечләр 2016 ел бюджетына йогынты ясамый. 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән шундый ук рейтинг киләсе елның февралендә тәкъдим ителергә тиеш.

Авылларга игътибар арта

Бу елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Узган ел ахырында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын тулысынча кабул итте. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915 мең кеше яши. Бу барча халыкның нибары 23,7 проценты дигән сүз. Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6 проценты нәкъ менә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. Бу - якынча 88 миллиард сум дигән сүз. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада 400 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә. Хәзерге вакытта аларга төп ярдәм - льготалы кредитлар. 2015 елның 9 аенда авылда гомер итүчеләр 748 миллион сумлык 2,7 мең кредит алган. Бу - узган ел белән чагыштырганда, нибары 15,4 процент (!)...

Яңа законның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Иң мөһим яңалыкларның берсе: әлеге канун нигезендә 2016 елга исәпләнгән бюджетта шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга финанс ярдәме каралган. Аның гомуми күләме 200 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаларга кайсы очракларда лаек булырга мөмкин? Беренчедән, финанс ярдәме банктан алынган кредитларның процент ставкаларының бер өлешен каплау өчен бүленә. Икенчедән, әлеге акчалар ярдәмендә кечкенә сөтчелек фермалары төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлеге тудырыла. Мөгезле эре терлек сатып алу, сыерларны ясалма аталандыру, ашлама сатып алу өчен дә махсус компенсациягә өмет итеп булачак. Шул ук вакытта бу субсидияләр яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләргә дә бүленергә мөмкин.

Ярминкәгә йөрүчеләр арта

Республикада ярминкәләрнең яңа сезонына узган елның 5 сентябрьдә старт бирелгән иде. Шуннан бирле шәһәр халкына барлыгы 800 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Аларның 9,5 мең тоннасы - бәрәңге һәм башка яшелчәләр булса, 1 мең тоннасы - ит. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1 мең тонна күләмендә он һәм шикәр, 500 тоннадан артыграк сөт, 8 миллион данә йомырка белән сату иткән. Халык арасында ит, бәрәңге, йомырка, сөт ризыклары, елга балыгы һәм онга ихтыяҗ аеруча зур булган.

Ярминкәләрдә барлыгы 36 район катнашкан. Кызганыч, бу чарага аларның барысы да бертөрле дәрәҗәдә җаваплы карамаган. Саба, Нурлат, Арча, Кукмара, Балтач, Буа, Кайбыч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Тукай, Минзәлә һәм Сарман районнары ярминкәләр оештыруга аеруча зур игътибар биргән. Шул ук вакытта үз эшләренә салкын караучы районнар да юк түгел. Менделеевск, Азнакай, Әтнә, Әгерҗе һәм Баулы районнары әнә шундыйлардан.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: