Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, черкиләрсез җирләр дә бар!

Черкиләрсез җирдә булдым! Һәр җәй саен республиканың иң актив балалары кая бара? Әлбәттә, СӘЛӘТКӘ... мин дә шушы исемлеккә инде 3 нче ел керәм. 3 нче тапкыр кабат Болгарга юл тоттым. Кабат шул палаткаларда яшәдем. Кызык та түгел шикелле, ләкин... Соңгы булырга яратмыйм. Быел бераз үзгәрәк. Смена 2 -14 нче июльдә...

Черкиләрсез җирдә булдым!

Һәр җәй саен республиканың иң актив балалары кая бара? Әлбәттә, СӘЛӘТКӘ... мин дә шушы исемлеккә инде 3 нче ел керәм.

3 нче тапкыр кабат Болгарга юл тоттым. Кабат шул палаткаларда яшәдем. Кызык та түгел шикелле, ләкин...

Соңгы булырга яратмыйм.

Быел бераз үзгәрәк. Смена 2 -14 нче июльдә барды. Без 9-14 нче июльдә V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында катнаштык. Болгарда ни бары 1 атнага гына кунак иттек. Болгарда элеккечә палаткаларда яшәдек. Биләргә баргач, Болгарны сагына башладык, чөнки Биләрдә Болгардагы кебек кроватьлар юк.Биләрдә - йокы капчыклары. Әтнәдән үзем генә түге-е-ел быел. Райондашларым арасында дусларым да, әйдаманнарым да булды. Тик ни кызганыч барыбызда бер төркемдә булмадык. Башта бераз моңсурак булды, тик соңыннан яңа төркемдә дә дуслар таба башладык. Татарстан буенча "связь"ләрне арттыра башладым. Былтыр да Болгарда булгач, танышларымны күрү рәхәт булды. Ә кайберләре белән бер үк төркемгә эләктем. Барысы 9 төркем иде. Теге елны 1 нче төркемдә булсам, быелны 9 га ук сикердем. Димәк, барысында иң соңыннан йөрибез дигән сүз бу. Ә мин соңгы булырга яратмыйм. Ни кызганыч Болгарга да, Биләргә дә номерлап җибәрделәр шул. Тик мин үз әйдаманнарымны, төркемдәшләремне бик ошаттым. Алар белән уртак тел табырга да авыр булмады. Кыскасы, бик дуслашып, якынаешып беткән идек инде без соңгы көннәргә. Бергә ЧГК, КВН, Интуиция уеннарын ерып чыктык. Бергә аерым гаилә ясадык. 14енә каршы төндә төркем белән тугәрәк ясап гитарага җырлап җырлап утырдык. Бәхетле булыр өчен тагы ни кирәк?

Президент килгәнен аңышмыйча калдым.

Биләрдә һәр алан үз җырына бию әзерли. Безнең алан җырын Яңа Шашыдан Ралия апа Шәрәфиева башкарды. Ралия апа да Болгарда әйдаман булды.Болгарда төркемләр арасында конкуренция барса, Биләрдә аланнар арасында барды. Биләрдә барысы 12 алан. Болгар, Раушан, Рухият, Бөгелмә, Яр Чаллы аланнары зур группага керә. Димәк аланда 150-200 бала дигән сүз. Ә Гайрәт (Буа), Биләр Каласы, Байлар Сабасы, Батыр(Чувашия), Азнакай, Изге Чишмә, Кандракүл(Башкортстан) кече группага керә. Бу аланнарда 60-80 бала катнаша ала. Дөресен генә әйткәндә Болгар үзен яңа яклардан күрсәтте. Быелны ул көчлерәк иде. Юкка гына Интелектуаль-спорт уенында 1, волейбол буенча 2, ЧГК һәм КВНда 3 урыннар алмады. Болгарлар моңа бик шат, чөнки барыбызның да өлеше тиде.

Былтыр яңгыр яву сәбәпле президентыбыз Рөстәм абый Фәнсарга гына килгән иде. Күп сәлкешләр һәм шулай ук мин дә аны күрмәдем. Быел бәхет елмайды. Көн кояшлы булды һәм Рөстәм абый Биләргә дә кереп чыкты. Аңа бүләккә без Илназ Сафиуллинның яңа җырына бию әзерләп, төсле кәгазьләрдән флешмоб оештырдык. Флешмобның нигезендә шул кәгазьләрдән Татарстан һәм Рәсәй әләмнәре ясау ята иде. Минемчә, сәлкешләр бу операцияне бик уңышлы башкарды. Юкса Рөстәм абый Инстаграмына(интернеттагы социаль челтәр) безнең фотосурәтләрне әлмәс иде инде. Биеп бетергәч, без Рөстәм абыйга һәм башка кунакларга коридор ясадык. Беләсезме, мин кайда басып тордым? Нәкъ тә коридор кырыенда! Миңа бәхет икеләтә елмайды. Шунысы кызык без бик тиз бии башладык. Мин хәттә президент килгәнен аңышмыйча калдым.

Минем мәкаләмнең исеменә килгәндә, җавап бирмичә калып булмас. Биләрдә булганда да, Болгарда да черкиләр тимәде. Күз алдына китерәсезме, черкиләрсез җирләр бар икән ул дөньяда! Ә серне чишсәк, черкиләргә каршы агу сипкәннәр икән. Мин Биләрдә черки булмаганын өйгә кайткач кына аңладым.

Биләрдә төрле темаларга бик күп мастер-класслар булды. Ләкин төп тема форумда экологиягә багышланган иде. Тик ни кызганыч кайбер балалар табигатьне чиста тотарга кирәк дигәнне аңламый. Шулай ук кәнфит кәгазьләре ташлыйлар. Алдагасы елларда сәлкешләр фикерләрен үзгәртеп калырлар дип өметләнәм. Тик бу сәлкешләргә генә кагылмый. Кадерле райондашлар, әйләнә тирәбезне чиста тотыйк. Яхшы гамәлләр өчен табигать анабыз безгә рәхмәтле генә булачак бит.

Фотода 1 нче рәт сулдан беренче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев