Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр чисталыкны ярата

Атна ахырында коллектив белән бергә чыгып, территорияне пычрактан, көзге сары яфрак, чыбык-чабыктан арындырдык. Сары юрган рәвешен алган яфракларны җыеп алгач, аста яткан яшел чирәм өскә калыкты - тирә-юнь матураеп калды. Шимбә көнне кайбер оешмалар да көзге өмәгә чыктылар. Кышкы чорга чистарынып аяк басу, бәхәссез, отышлы вариант. Олы Әтнә авыл җирлеге...

Атна ахырында коллектив белән бергә чыгып, территорияне пычрактан, көзге сары яфрак, чыбык-чабыктан арындырдык.

Сары юрган рәвешен алган яфракларны җыеп алгач, аста яткан яшел чирәм өскә калыкты - тирә-юнь матураеп калды. Шимбә көнне кайбер оешмалар да көзге өмәгә чыктылар. Кышкы чорга чистарынып аяк басу, бәхәссез, отышлы вариант.

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов та:

- Кышка яз-җәй-көз айларында тупланган шакшыдан арынып аяк басыйк, - дигән фикердә.

Моны, беренче чиратта, авылдагы зиратлар өмәсе белән бәйли ул.

- Шушы атнадан башлап зиратларны җыештырырга чыгарга кирәк, - дип саный.

Сизеп торам, елдагыча: "Нишләп оешмалар җыештыра" диючеләр дә бардыр. Уйлап карыйк, район үзәгенә бик күпләр читтән - күрше-тирә авыллардан килеп урнашты. Әле күңеле белән әтнәле булып бетә алмаган кеше, мондагы зиратны җыештырырга да килми, "Инде мин анда яшәмим", дип туган авылындагы өмәгә дә кайтмый. Хәер, монысы бөтен кешегә дә кагылмый, арада төрлесе бар, шулай да күпчелек нәкъ шулай итә. Монысы бер сәбәп. Икенчедән, бирегә күчеп килүчеләр әле эшли - хезмәт яшендә, өйләрендә пенсия яшендәге әти-әниләре юк. Өеңдә өлкәннәр булса зират җыештырырга чыгып китү барыбер дә җиңелрәк ул. Өлкәннәр йорт-җиргә, балаларга күз-колак булалар...

Ә зират территорияләре биредә гаять зур. Шуңа күрә Олы Әтнәдәге оешмаларда эшләүчеләр булышлыгыннан башка аларны җыештырып бетерлек түгел. Шунысы сәер, "Зиратны мәчет картлары җыештырсын", диючеләр дә бар. Ә бит зиратка картларны гына күммиләр - якты дөнья белән кемнең кайчан хушлашасы беребезгә дә билгеле түгел. Зиратны бары дин, мәчет белән генә бәйләп карау үзе үк зур гөнаһ - мәгънәсезлек инде ул.

Кыскасы, зиратларны җыештырыйк без, әтнәләр исә ял көннәрендә барып каберлекләрне чистартсалар савыплы гамәл булыр. Әмма чистарткан чүпләрен зират эчендә өеп калдырсалар, икеләтә гөнаһлы булырлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев