Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, чит ил паспорты алыгыз!

Яңалык Чит ил паспортыңа күз сал! 2008 елның 1 гыйнварыннан Россиядә чит илләргә йөрү өчен яңа буын паспортлары бирелә башлады. Аларны гадәти паспортлардан микрочиплы бите булу аерып тора. Кешене өч яклап карточкага төшерү аның үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен истә калдыра. 2015 елның 15 декабреннән "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия...

Яңалык

Чит ил паспортыңа күз сал!

2008 елның 1 гыйнварыннан Россиядә чит илләргә йөрү өчен яңа буын паспортлары бирелә башлады. Аларны гадәти паспортлардан микрочиплы бите булу аерып тора. Кешене өч яклап карточкага төшерү аның үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен истә калдыра.

2015 елның 15 декабреннән "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе" турындагы канунның 11 һәм 18 матдәләренә үзгәртүләр кертү" турындагы Россия Федерациясенең 2015 елның 14 декабрендә 375-ФЗ номерлы законы нигезендә үзгәртүләр кертелде. Бу үзгәртүләр нигезендә 2015 елның 15 декабреннән, һәрбер Россия Гражданины, гамәлдә булган чит ил паспорты булуга карамастан, икенче чит ил паспорты алырга хокуклы. Шулай ук сезне искәртеп үтәбез, икенче паспорт итеп бары тик яңа буын паспорт кына бирелә.

Шул ук вакытта ике паспортның гамәлдә булу вакыты бер-берсенә йогынты ясамый. Яңа буын паспорт 10 елга бирелә.

2016 елны хаҗга баручылар игътибарына - Сауд Аравиясе Короллегы таләбе нигезендә, бу илгә керү бары тик яңа буын чит ил паспортлары белән генә, паспортларыгызны алдан барлап куегыз, отпуска вакытлары башланганчы ук хәстәрен күрегез.

Яңа буын чит ил паспорты 3500 сум тора, 14 яшькә кадәр гражданнарга - 1500 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев