Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, чия яфрак коймаган. Шулай булгач...

Кыш кайчан җитәр икән, бу кар ятармы, ник яңгыр ява...- кемне генә борчымый бу сораулар. Юктыр, кар ятмас, чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый диләр түгелме соң? Авылга кайткач, күреп килдем: чия яфрагын коярга өлгермәгән. Балтач районының Янгул авылында яшәүче халыкка табигать белән бәйле фаразларны җиткереп торучы Әмир абый...

Кыш кайчан җитәр икән, бу кар ятармы, ник яңгыр ява...- кемне генә борчымый бу сораулар.

Юктыр, кар ятмас, чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый диләр түгелме соң?

Авылга кайткач, күреп килдем: чия яфрагын коярга өлгермәгән. Балтач районының Янгул авылында яшәүче халыкка табигать белән бәйле фаразларны җиткереп торучы Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыратып, чын кышны кайчанрак көтәргә дип сорадым. Аның да иң беренче әйткән сүзе шул булды: сеңлем, әле чия яфрагын коеп бетермәгән. Халык әйтсә, хак әйтә. Димәк, әле бу чын кыш түгел.

- Беренче кар 11 октябрьдә төште. Беренче кардан соң алты атна үткәч, ул кырык ике көн була инде, чын кыш җитә. Быел ул егерменче ноябрьләрдән соң булачак. Аңа кадәр әле ике тапкыр җылытып алачак. Алар арасында суыклар да булыр дип торам. Салкынлык унбиш градуска кадәр җитмәгәе. Табигатьтә бит барысы да исәпләнгән, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кышка әзерләнергә кирәк. Беренче салкыннар алар өчен кисәтү була, - ди Әмир абый.

Көннәр суытуга, авыл халкы казлар суйдыра башлады. Хәер, хәзер мал суяр өчен көннең суытуын көтеп тә тормыйбыз. Һәр кешенең өендә зур-зур суыткычлар тора. Әмир абый да бабасын искә алды.

- Бабайдан халык, мал суярга буламы әле, дип сорый иде. Ул аларга, кар шыгырдамый бит әле, мал суярга ашыкмагыз, дия иде. Минем киңәшем кемгә дә булса кирәксә, малны ике атнадан гына суярга ниятләгез, - ди ул.

Дилбәр Гарифуллинаhttp:// http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев