Әтнә таңы

Әтнәләр, чүлмәктә ...

Чүлмәктәге балык 1кг балык, (филе- 800 грамм), 2 кишер, 3 суган, 150 грамм майонез, 100 грамм сыр, тоз, борыч, лавр яфрагы кирәк. Балыкны кисәкләргә бүлегез, мөмкин булган кадәр сөякләрен алыгыз. Кәстрүлгә яки чүлмәккә тезеп, өстенә салкын су салып, тоз, түгәрәк борыч , лавр яфрагы салып, 10-15 минут пешерегез. Кишер белән...

Чүлмәктәге балык

1кг балык, (филе- 800 грамм), 2 кишер, 3 суган, 150 грамм майонез, 100 грамм сыр, тоз, борыч, лавр яфрагы кирәк.

Реклама

Балыкны кисәкләргә бүлегез, мөмкин булган кадәр сөякләрен алыгыз. Кәстрүлгә яки чүлмәккә тезеп, өстенә салкын су салып, тоз, түгәрәк борыч , лавр яфрагы салып, 10-15 минут пешерегез. Кишер белән суганны озынча юка итеп турагыз да , җиңелчә кыздырып алыгыз.

Чүлмәккә катлап, кыздырылган яшелчәләрне, балыкны салып, һәр кат арасына майонез сылагыз. Өстенә сыр уасыз да, 30 минут духовкада пешерәсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: