Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, чыгымнарны экономияләргә өйрәнегез

2016 елда россиялеләрнең өчтән бере матди хәле начараюны тоерга мөмкин. Бу хакта РБК хәбәр итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 48 % россияле үзенең ярлылануын сизгән. Халыкның өчтән бере матди хәленең тагын да начараюын көтә. Дөрес, яхшыруны көтүчеләр дә бар: 7 % халык шуңа өметләнә. Ә матди хәле тагын да начараючыларның...

2016 елда россиялеләрнең өчтән бере матди хәле начараюны тоерга мөмкин. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча 48 % россияле үзенең ярлылануын сизгән. Халыкның өчтән бере матди хәленең тагын да начараюын көтә. Дөрес, яхшыруны көтүчеләр дә бар: 7 % халык шуңа өметләнә. Ә матди хәле тагын да начараючыларның 31 %ка җитүе көтелә.

Икътисад тотрыклы булмау сәбәпле, халыкның барлык төркеменә дә чыгымнар структурасын карап чыгарга, экономия режимына күчәргә кирәк, дигән фикерләр дә яңгырый. Шуңа күрә артык кирәк булмаган чыгымнардан һәм кыйммәтле сатып алулардан баш тартырга кирәк, күңел ачуларга дигән, отпуск ялына барырга планлаштырган чыгымнарны киметеп, азмы-күпме отарга була. "Шулай ук ашамлыкларга, көнкүреш товарларга һәм кием-салымга булган чыгымнарны да сезонлы ташламалар, махсус акцияләр белән алыштырырга була", - диләр экспертлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев