Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә 10000 кешелек ифтарда катнашты

«Казан-Арена»да IV республика ифтары узды. Чарада безнең районнан да бер төркем дин-кардәшләр катнашты.

Биредә 10 мең кеше булды дисәм, ышанырсызмы икән? Узган елгы ифтар мәҗлесендә 5000 кеше катнашкан иде, ахшам намазын стадионның урамдагы өлешенә чыгып укыдык. Ә быелгысы футболчылар уйный торган яшел чирәмдә үтте. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин әйтмешли, "Казан-Арена"ның үзәгендә утырып гыйбадәт кылу - үзе үк горурлык.

Стадионны кыйблага каратып, тезләнер өчен ак пластик аслыклар белән бүлгәннәр. Мәйданга кергәндә аяк киемнәрен салып, алдан биргән пакетка тыгып кердек. Һәр җирдә таныш йөзләрне эзлисең инде ул. Монда да аерым барсак та, үзебезнең әтнәләр белән бер рәттә тезелеп, бергә укыдык. Ахшам намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та укыды.

Ифтар мәҗлесенең 22 июнь көнне узуы символик мәгънәгә дә ия. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында: "Бүген 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланган көн, шул уңайдан сугыш корбаннарына багышлап та дога кылабыз", - дип ассызыклады.

Стадиондагы җәмәгать намазыннан соң, аш мәҗлесе узды. Монысы үзе бер хикмәт - 10000 кешенең бер стадионда өстәл артына утырып ифтар мәҗлесе кылды. "Казан-Арена"ның ябык түбәле өлешләрендә мул сый-нигъмәтле өстәлләр җәелгән иде. Кыскасы, бик яхшы итеп әзерләнгәннәр монда. Әзерлекнең югары дәрәҗәдә үтүе турында шуны гына әйтү дә җитә: монда халыкка 700 волонтер һәм 200 стюард ярдәм күрсәтте. Сораулары булучылар шунда ук аларга мөрәҗәгать итеп, җавап яки күрсәтмә алды.

Шунысы да кызык, күпләр күптәнге танышлардай бер-берсе белән сәламләшеп, хәл-әхвәл белеште. Казаннар гына түгел, әйткәнемчә бөтен республикадан килделәр бирегә. Әлбәттә, күбесе Казан халкы булгандыр. Менә шул Казан халкының дингә тартылуын, ихлас куануын күргән хәлдә, Әтнәдә дин-кардәшләрнең, мәчеткә йөрүчеләрнең бик күп булмавына йөрәк авырта. Сәвит заманының "кызган чоры"нда җирле түрәнең мәрхүм хәзрәт Мөхәммәтшакир бабама мөрәҗәгать итүе искә төште. "Нинди хәл ул, "тегендә" китәсең киләме, халык җыеп гыйбадәт кылып ятасыз", - дип җикеренгән хуҗа кеше. Бабам бик кызу канлы булган: "Син катмассың менә, үзеңне кем күмәр дип уйлыйсың?" - дип җаваплаган. Шуны әйтмәкче булам, телибезме-теләмибезме, барыбыз да китәсе бит җәмәгать. Дин юлында йөреп китәргә язсын, әллә шулай түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев