Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә акциягә кушылды

Сабыйларны куандырдылар "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында аз керемле , авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән мәктәп кирәк - яраклары белән тутырылган сумкалар өләштеләр. Сабыйларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәдиева , мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча...

Сабыйларны куандырдылар

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында аз керемле , авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән мәктәп кирәк - яраклары белән тутырылган сумкалар өләштеләр.

Сабыйларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәдиева , мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Сафина котлады.

Дистә елга якын дәвам иткән, "Мәктәпкә әзерләнергә ядәм ит!" акциясе кысаларында узучы әлеге матур чара бездә инде традициягә әйләнде. Һәр елны уку елы башланыр алдыннан беренчеләр көтеп ала аны .

  • Быел бирегә чакырылачак балаларны зур игътибар белән, иләк аша үткәреп сайлап алдык,- ди балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Найлә Баһаветдинова. - Бу эшне авыл җирлекләре белән бергәләп башкардык. Үз авылында яшәүчеләрне алардан да әйбәтрәк белүчеләр юк бит. Биредәге балалар әнә шундый мохтаҗ гаиләләрдән.

    Залда матур итеп киенгән сабыйлар, аларның әти-әниләре, туганнары .Район мәктәпләренең директорлары, укытучылар да биредә. Сабыйларга шундый зур сөенеч бүләк иткән сумкалар да нәкъ менә аларның көче белән хәзерләнгән, бүләкләр район укытучыларының бер көнлек хезмәт хакына алынган. "Шушы сабыйларга күрсәткән игелекләре үзләренә мең өлеш белән кайтсын",- диләр рәхмәт әйтеп балаларның якыннары.

    Барысы 25 беренче сыйныф укучысы мәктәпкә барыр өчен сумкалы булды бүген. Аларда спорт костюмы, концеляр товарлары- барысы 2 мең сумлык кирәк-яраклар. Сумкалар мәгариф министрлыгыннан килгән махсус исемлек нигезендә тутырылган.

    Мәгариф һәм мәдәният бүлеге, район мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу матур бәйрәм чарасы балаларның күңелендә озак сакланыр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев