Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә ала бу субсидия акчасын

Бия асраучыларга дәүләт акча түли Татарстанда өч яшьтән олырак бия асраучыларга дәүләт терлек азыгы чыгымнарын өлешчә капларга ярдәм итә. Быел шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда атлар үрчетүгә этәргеч ясау максатында бия хуҗаларына субсидия бирәләр. Ул бер баш биягә 3 мең сум күләмендә каралган, акчалата ярдәм терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның 70...

Бия асраучыларга дәүләт акча түли

Татарстанда өч яшьтән олырак бия асраучыларга дәүләт терлек азыгы чыгымнарын өлешчә капларга ярдәм итә.

Быел шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда атлар үрчетүгә этәргеч ясау максатында бия хуҗаларына субсидия бирәләр.

Ул бер баш биягә 3 мең сум күләмендә каралган, акчалата ярдәм терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның 70 процентыннан артырга тиеш түгел.

Субсидия 2016 елның 1 гыйнварына исәптә торган бияләргә бирелә, аны алу өчен азык сатып алуга тотылган чыгымнарны раслаучы рәсми кәгазь булырга тиеш, шулай ук бияне 2016 елның 31 декабренә кадәр асрау мәҗбүри. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә инде барлыгы 810 мең сум күләмендә компенсация түләнгән. Аеруча бу субсидиядән Апас, Лениногорск, Буа, Әтнә районнары күп файдаланган.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60609-biya-asrauchyilarga-d

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев