Әтнә таңы

Әтнәләр дә аңламый…

.... Баладан котылырга теләгән хатын-кыз табибта исәптә торырга тиеш. Аның баласын үтерергә теләп тә, ул фикердән баш тартуы дәвалаучы табиб һәм баш табиб имзалары белән раслану мәҗбүри. Хатын баланы таба да, асрарга дәүләткә тапшырып, дүрт ягым кыйбла дип чыгып китә, моның өчен аны берәү дә шелтәләми, ә мул гына итеп...

.... Баладан котылырга теләгән хатын-кыз табибта исәптә торырга тиеш. Аның баласын үтерергә теләп тә, ул фикердән баш тартуы дәвалаучы табиб һәм баш табиб имзалары белән раслану мәҗбүри. Хатын баланы таба да, асрарга дәүләткә тапшырып, дүрт ягым кыйбла дип чыгып китә, моның өчен аны берәү дә шелтәләми, ә мул гына итеп бала хакы түлиләр. ЛДПРчы фикеренчә, бу кимендә 250 мең сум акча булырга тиеш, акчаны нинди максатларда тоту хакында отчет таләп итмәскә. Проект шулкадәр мавыктыргыч, ул канун көчен алса, моңарчы бала җанын кыюны чебен үтерүгә дә санамаган миллионлаган хатыннар моннан чып-чын бизнес эшли башламаслар дип әйтеп булмый. Моңарчы аборт ясатмаган хатыннарның да кайберләре кызыгып куярга мөмкин: дәүләтне шантажлыйсың да акча аласың, бала да исән кала. Бүре дә тук, сарыклар да исән ягъни. Берочтан Россиянең демографик проблемасы да хәл ителеп куя...

"Ватаным Татарстан" газетасында басылган әлеге язманы укып, безгә дә үз фикерләрегезне дә әйтә аласыз. Әлеге хәбәрне без дә шаккатып укып, "Бу депутатларның башка бер эшләре дә юкмы икән әллә", дип уйлап куйган идек. Ә Рәшит Фәтхрахманов тулырак итеп язган, укып чыгыгыз!

Дәүләткә бала сату

Россиянең кануннар чыгару кырында кайчак бик экзотик закон проектлары пәйда була. Проектларның оригинальлеге һәм алардагы креатив муллыгы таң калдыра: авторларның харизматиклармы, маразматиклармы икәнен дә аңлый алмыйсың. Әкәмәт идеяләр генераторы буларак танылган, бар халыкка билгеле депутатлар бар, аларның күбесе инде депутат ыштаннарыннан үсеп чыгып, тагын да мәртәбәлерәк кәнәфиләр биләүгә ирештеләр. Бар шундый фракцияләр: боларның иҗади тонусы үзенең күтәренкелеге, хыялларга бай булуы белән башкаларга өләшсәң дә кимемәслек дәрәҗәдә. ЛДПР, мәсәлән, шундыйлардан. Россиялеләр тамашаны ярата, шуңа күрә актерлык осталыгын гел чарлап торган бу партия вәкилләре һәм аларның алыштыргысыз лидеры яңа Россия тарихында кануннар әвәләүче театр сәхнәсендәге комик рольләрне берәү белән дә бүлешмиләр. Публикага уйнау зур дивидендлар китерә һәм төшемле эш, шул сәбәпле нинди генә проблема тумасын, ЛДПР аңа теше-тырнагы белән ябыша һәм маразм белән харизма чикләрендә иркен йөзә торган канун проектын әвали дә куя. Әле соңгы көннәрдә генә ЛДПР вәкиле Александр Шерин Россиянең иң авырткан бер җәрәхәтенә бәлзәм булырлык канун проектын әвәләп, Дәүләт Думасы каравына кертте. Сүз абортлар һәм аларны киметү турында бара.

Мәгълүм булганча, Россия ана карынындагы җаннарны кыю буенча дөньяда беренчелекне тота һәм аны бер ил белән дә бүлешергә җыенмый. Икенче урында торган көндәшләр белән дистанция шулкадәр зур: аларның россияле хатыннарны куып тотарга һич кенә дә шанслары юк. Рәсми статистика яралгы үтерү Россиядә елдан-ел кими, инде елга бер миллионнан түбәнрәк чикләргә җитте дип расласа да, белгечләр бөтенләй киресен дәлилли. Илнең баш педиатры Александр Баранов "Российская газета"га үткән җәйдә генә биргән әңгәмәсендә бала төшерүчеләрнең чын саны 3-4 миллион тирәсе дип белдерде, 6 миллионлы санны курыкмыйча әйтеп торучылар да бар. Бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк: бернинди чикләүсез аборт ясату хокукы бары тик элекке коммунистик илләрдә генә бирелгән һәм саклана. Аларның да кайберләре инде бу өлкәдә кагыйдәләрне капма-каршысына үзгәртүгә ирештеләр.

Польша, әйтик, 1990 еллар башында аналар вәхшилеген тыйды, бары тик медицина күрсәтмәләре һәм көчләнү очракларында гына абортны рөхсәт итә. Нәтиҗәдә бу илдә 2010 елга 1998 ел белән чагыштырганда абортлар саны 200 (!) тапкыр кимеде. Япон хатыннарына да абортка рөхсәт алу юлында бик күп һәм җитди киртәләр куелган, туачак баланы үтерү рөхсәт ителми диярлек. Алга киткән бик күп илләрдә абортка сак карыйлар: йә тыялар, йә кыенлаштыралар. Бу өлкәдә иң либераль законнар бары тик Россиядә һәм тагын берничә җитлегеп бетмәгән илдә генә. Россия православ чиркәве җитәкчелеге бер ел тирәсе элек абортларның матди ягына игътибар итеп, аларны мәҗбүри медицина иминиятләве канаты астыннан чыгарырга кирәк, хатыннар карындагы баланы будыртырга телиләр икән, түләп будыртсыннар дип бер тавыш чыгарып алды. Моны яклаучы рәсми даирәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре булды, каршы чыгучы активистлар да җитәрлек иде. Инициатива сәяси һаваны бераз бозып алды да онытылды диярлек. Һәм менә депутат Шерин бар кешене мавыктырырлык канун тәкъдим итә. Абортларны тыймаска, түләүле дә итмәскә, ә бәлки, киресенчә, хатыннарга бала сатып, акча эшләү мөмкинлеге бирергә. Канун чып-чын бизнес планны хәтерләтә.

Баладан котылырга теләгән хатын-кыз табибта исәптә торырга тиеш. Аның баласын үтерергә теләп тә, ул фикердән баш тартуы дәвалаучы табиб һәм баш табиб имзалары белән раслану мәҗбүри. Хатын баланы таба да, асрарга дәүләткә тапшырып, дүрт ягым кыйбла дип чыгып китә, моның өчен аны берәү дә шелтәләми, ә мул гына итеп бала хакы түлиләр. ЛДПРчы фикеренчә, бу кимендә 250 мең сум акча булырга тиеш, акчаны нинди максатларда тоту хакында отчет таләп итмәскә. Проект шулкадәр мавыктыргыч, ул канун көчен алса, моңарчы бала җанын кыюны чебен үтерүгә дә санамаган миллионлаган хатыннар моннан чып-чын бизнес эшли башламаслар дип әйтеп булмый. Моңарчы аборт ясатмаган хатыннарның да кайберләре кызыгып куярга мөмкин: дәүләтне шантажлыйсың да акча аласың, бала да исән кала. Бүре дә тук, сарыклар да исән ягъни. Берочтан Россиянең демографик проблемасы да хәл ителеп куя.

Инкубаторларда үскән, нәсел-ыруын белмәгән балалар язмышы ниндирәк булачак, алар кем булып тәрбияләнәчәкләр, ана хисен югалткан хатыннар санының кискен үсүе җәмгыятьтә нинди проблемалар китереп чыгарачак, моның нинди әхлакый нәтиҗәләре булачак - болар турында баш ватып торырга кирәкми. Ташланган һәм ятим балалар бүгенге Россиядә болай да зур проблема гына түгел, ә яхшы табыш чыганагы да булып торалар. Балалар йортлары өчен дәүләт болай да зур суммалар сарыф итә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов, балалар йортындагы һәр сабый өчен төрле төбәкләрдә бер елга 300-350 мең сумнан алып 2 миллион сумга кадәр акча бүленә, ди.

Шуңа карамастан, иң хәерче йортлар - балалар йортлары, иң йолкыш балалар - шундагы балалар, чөнки (тагын Астаховка сүз бирик): "Аңлашыла инде: барысы да урланган һәм чынлыкта ул миллионнарны хәзер табарлык түгел, ләкин балаларны бит коткарырга кирәк". Ятим балалар белән бәйле криминаль бизнес балалар йорты белән генә чикләнми, алар үсеп балигъ булгач та дәвам итә. Аларга тиешле фатирларның бер өлешен чиновниклар үзләштерә, ятим үсмер инде фатир ачкычын кулына тотуга ирешә икән, мошенниклар хәрәкәткә килә: алдап-йолдап, фатирларны бүтән кешегә тапшырырга мәҗбүр итәләр, ятимнәрнең байтагы үз торагын төрмә сәндрәсендә таба. Шерин проектын гамәлгә кертеп, дәүләт балаларны сатып та ала башласа, монда никадәр майлы калҗа пәйда булачак. Салым түләүчеләрнең җилкәсе генә чыдасын!

ЛДПРның бу фантастик һәм тиле проекты тормышка ашмас, билгеле. Казнада акча болай да юк, безнең исә әле Милли гвардияне туйдырасы бар: яхшылап ашатылган күсәкле егетләр киләчәктә күп кирәк булачак.

Рәшит Фәтхрахманов

("Ватаным Татарстан", /№ 51, 13.04.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: