Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар әтнәләрне дә алдаганнар

Мошенниклар турында гел язып, кисәтеп торабыз. Барын да беләбез кебек кисәткәндә, тик нишләптер гел алданабыз. Мошенниклар гел бер адым алдан йөhиләр кебек, чөнки адәм баласының психологиясен бик яхшы беләләр. "Акча да күчерәбез", дисәләр, алданабыз да алданабыз инде. Чөнки хәзерге заманда карточка белән эшләүгә ияләндек. Ә "күчерүчеләр" җитмеш төрле сәбәбен табып...

Мошенниклар турында гел язып, кисәтеп торабыз. Барын да беләбез кебек кисәткәндә, тик нишләптер гел алданабыз. Мошенниклар гел бер адым алдан йөhиләр кебек, чөнки адәм баласының психологиясен бик яхшы беләләр. "Акча да күчерәбез", дисәләр, алданабыз да алданабыз инде. Чөнки хәзерге заманда карточка белән эшләүгә ияләндек. Ә "күчерүчеләр" җитмеш төрле сәбәбен табып торалар.

- Мошенниклыкның яңа төре- "Без Пенсия фондыннан, сезгә акча күчерәбез, үзегезнең карточкагызның номерын, парольләрен әйтегез әле..." дип шалтыраталар районыбызда яшәүче бер кешегэ. Ничек кушсалар, шулай эшли бу. Нәтиҗәдә хезмәт хакы күчерелә торган карточкасында калган акчасы юкка чыга. Билгеле инде акча күчермиләр. Хөрмәтле райондашлар. Аң булыйк әле, берәүгә дә бушка акча бирмиләр, кем генә сездән хезмәт хакы ала торган карточкагызның номерын сорамасын - әйтмәгез, азрак сагаеп карарга өйрәник әле ...- дип кисәтә район участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев