Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә алыштыра

Россиялеләрне ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Россия автоиминиятчеләр союзы шулай итеп ялган полислардан котылу юлын эзли. Бер үк вакытта акча кебек үк ялганнардан саклану дәрәҗәсе көчлерәк булачак. Моның өчен Гознак белгечләрен дә чакырырга планлаштыралар. 2016 елның 1 июленә бар полислар да алыштырылырга тиеш икән. Шунысы куанычлы, транспорт ияләре артык акча...

Россиялеләрне ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Россия автоиминиятчеләр союзы шулай итеп ялган полислардан котылу юлын эзли.

Бер үк вакытта акча кебек үк ялганнардан саклану дәрәҗәсе көчлерәк булачак. Моның өчен Гознак белгечләрен дә чакырырга планлаштыралар. 2016 елның 1 июленә бар полислар да алыштырылырга тиеш икән. Шунысы куанычлы, транспорт ияләре артык акча тотмаячак, барлык чыгымнарны да иминиятләүчеләр күтәрә диләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре дә ялган полисларга каршы көрәшәләр: камерага эләккән юл хәрәкәтен бозучыларның өстәмә рәвештә ОСАГО полислары да тикшерелә.

РСА статистикасы буенча Россиядә 1-4 миллионлап ялган полис белән йөрүчеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев