Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә амнистиягә эләгергә мөмкин

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны бетерергә мөмкиннәр Дәүләт думасына » 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия белдерү» турындагы проектка үзгәрешләр кертү турында кеше хокукларын яклау оешмасы вәкилләре тәкъдим белән чыкты. Әлеге оешма вәкилләре юл кагыйдәләрен бозучыларга штрафларны бетерү һәм йөрү таныклыгыннан...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны бетерергә мөмкиннәр Дәүләт думасына " 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия белдерү" турындагы проектка үзгәрешләр кертү турында кеше хокукларын яклау оешмасы вәкилләре тәкъдим белән чыкты. Әлеге оешма вәкилләре юл кагыйдәләрен бозучыларга штрафларны бетерү һәм йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләргә аларны кире кайтаруны кирәк дип саный. Әмма бу исерек килеш кагыйдә бозучыларга кагылмаячак. "Кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр җинаятче түгел, әлеге кагыйдә бозулар күп очракта саксызлык аркасында килеп чыга, моны берәү дә уйлап эшләми",- ди әлеге оешма рәисе Михаил Федотов. Моннан тыш, амнистия РФ җинаятьләр кодексының 264 нче маддәсе( юл һәм транспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу) белән хөкем ителүчеләргә дә кагылырга мөмкин. Әлеге маддә үлемгә китергән юл һаләкәтләрендә гаепләнеп җинаять җаваплылыгына тартылган машина йөртүчеләргә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев