Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә бәйрәм ялларын яратамы

10 көн дәвам итә торган Яңа ел ялларын өнәмәүчеләргә караганда, яратучылар күбрәк икән. Мәсәлән, быел гына да озын-озак каникулны хуплаучылар саны 4 процентка арткан. Россиялеләрнең 61 проценты ике атна диярлек дәвам иткән ял белән канәгать. Халыкның 19 проценты исә бәйрәм ялларын кыскарту яклы. Илебездә яшәүчеләрнең 15 проценты Яңа ел каникулларына...

10 көн дәвам итә торган Яңа ел ялларын өнәмәүчеләргә караганда, яратучылар күбрәк икән. Мәсәлән, быел гына да озын-озак каникулны хуплаучылар саны 4 процентка арткан.


Россиялеләрнең 61 проценты ике атна диярлек дәвам иткән ял белән канәгать. Халыкның 19 проценты исә бәйрәм ялларын кыскарту яклы. Илебездә яшәүчеләрнең 15 проценты Яңа ел каникулларына бөтенләй битараф кала.

Озын ялларны ир-атларга караганда, хатын-кызлар күбрәк ярата икән. Олылар белән чагыштырганда, 24 яшькә кадәргеләрнең 71 проценты мондый каникулларны күбрәк хуплый. Керемнәре күбрәк булган саен, Яңа ел ялларын яратучылар азая. Мәсәлән, хезмәт хаклары 25 мең сумнан аз булган россиялеләр мондый каникулны хупласа, керемнәре 45 меңнән артучылар, киресенчә, канәгать түгел.

Мондый бәйрәм ялларын яратучылар 2010 елда аз булса, соңгы елларда алар арткан.

Яңа ел каникулларын хуплаучылар бу ялларны гаилә белән үткәрер өчен менә дигән мөмкинлек, дип саный. Сораштырылучылар сүзләренә караганда, 10 көнлек ял - үзенә күрә бер отпуск. Озын бәйрәм ялларын өнәп бетермәүчеләр дә үзләренә күрә хаклы. Алар россиялеләрнең алкоголь эчүләренә һәм ил икътисадының торгынлык кичерүенә нык борчыла, дип яза intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев