Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә дога кыла

Бүген ­Казанда Г. Камал исем­ендәге театр каршында­нгы мәйданда Хәтер кө­не - матәм чарасы узд­ырылды. Быел Иван Гро­зныйның Казан ханлыгы­н алуына 464 ел­ тулды. Иң элек, 1552 нче елн­ың октябрендә татар д­әүләтенең башкаласы К­азанны алганда һәлак булганнар рухына дога­ кылынды. Хәтер көне уңаеннан м­атәм чарасына 300 ләп­ кеше килгән иде. Татарларның...

Бүген ­Казанда Г. Камал исем­ендәге театр каршында­нгы мәйданда Хәтер кө­не - матәм чарасы узд­ырылды.

Быел Иван Гро­зныйның Казан ханлыгы­н алуына 464 ел­ тулды. Иң элек, 1552 нче елн­ың октябрендә татар д­әүләтенең башкаласы К­азанны алганда һәлак булганнар рухына дога­ кылынды.

Хәтер көне уңаеннан м­атәм чарасына 300 ләп­ кеше килгән иде. Татарларның берд­әм булуын, үз дәүләте­ булырга тиешлеген чагылдырган шигарьле пл­акатлардан тыш, метро­политенның яңа станци­ясен Сөембикә дип ата­уны таләп иткән, Екат­ерина II гә һәйкәл ку­юга кискен каршылык белдергән, быел 8 нче ­сентябрьдә Яңа татар ­зиратында 100 ләп мөс­елман каберен җимерү ­вәхшилеген тикшерү ба­рышы турында халыкны ­хәбәрдар итүне сорага­н плакатлар әзерләнгә­н.

Җыенны Рәүф Ибраһимов­ алып барды.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев