Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә әфганчыларны искә алдылар

15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алалар. Моннан 27 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Быел Казандагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узган митингка бөтен Татарстаннан әфганчылар җыелды. Районыбыздагы 42 әфганчы да онытылмады. Һәркайсының өенә бүләкләр күтәреп барып, хәлләрен белделәр, хатирәләр яңарттылар. Һәр авыл җирлеге башлыклары үзләренең җирлекләрендә яшәүчеләрне олыладылар...

15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алалар. Моннан 27 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Быел Казандагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узган митингка бөтен Татарстаннан әфганчылар җыелды.

Районыбыздагы 42 әфганчы да онытылмады. Һәркайсының өенә бүләкләр күтәреп барып, хәлләрен белделәр, хатирәләр яңарттылар. Һәр авыл җирлеге башлыклары үзләренең җирлекләрендә яшәүчеләрне олыладылар бүген, аларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Әлеге изге гамәлнең башында районыыбыз җитәкчеләре торды.

Хөрмәтле әфганчылар!

Узган көннәрегез бүген дә онытылмаганын беләбез. Киләчәк көннәрегез тыныч, сәламәт булсын Сезнең. Сугыш афәтләрен башка күрергә язмасын. Гаилә иминлеге телибез.

Районыбызның ике егетенең - Зөлфәт Хәйруллин, Илдар Сафиуллинның гомерен вакытсыз өзгән бу сугышның яралары һәркемнең йөрәгендә... Егетләребезнең әти-әниләре, туганнары, якыннарына Ходай сабырлык һәм сәламәтлек бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев