Әтнәләр дә Иркә иҗатына гашыйк

- Якыннарың сиңа кем дип эндәшә: Айгөлме, Иркәме? - Төрлечә. Әти-әнинең исем белән дәшкәне юк. Алар өчен һәрчак "кызым" мин. Абыйларым "Айгөл" ди. Башка туганнар "Иркә" дияргә ярата. - Һәр кешенең тормышы шартлыча ак һәм кара полосалардан тора. Синең бүген нинди чагың? - Тормыш бертөрле генә бармый инде ул, алай...
- Якыннарың сиңа кем дип эндәшә: Айгөлме, Иркәме?
- Төрлечә. Әти-әнинең исем белән дәшкәне юк. Алар өчен һәрчак "кызым" мин. Абыйларым "Айгөл" ди. Башка туганнар "Иркә" дияргә ярата.
- Һәр кешенең тормышы шартлыча ак һәм кара полосалардан тора. Синең бүген нинди чагың?
- Тормыш бертөрле генә бармый инде ул, алай булса, кызык та булмас иде. Минем характерым да шундый, тиктормас. Кайвакытта тик торганнан да проблемалар китереп чыгарам. Ирем шуның өчен гел: "Кычытмаган җирне кашып йөрисең", - дип орыша. Тик ул хәлләр еш булмый, билгеле.
-Иреңә син нинди хатын? Еш сүзгә киләсезме?
- Ирем өчен иң шәп хатын булсам да, үземне "супер" дип әйтә алмыйм. Төрле вакыт була. Сөешеп-үбешеп утырып кына булмый, барлык нормаль кешеләр кебек без дә әйткәләшәбез. Әмма иң мөһиме, каенанам әйтмешли, төнгә кергәндә кочаклашып йоклау.
- Каенанаң белән мөнәсәбәтләрең ничек?
- Ул - бик әйбәт, акыллы, зирәк ханым. Мөнәсәбәтләребез дә искиткеч. Бергә яшәмибез, беркайчан безнең гаиләгә тыгылмый, беркайчан да начар сүз әйткәне юк. Иртәдән төнгә кадәр мәктәптә эшли. Еш күрешмибез. Ул да эшли, мин дә. Бәйрәмнәрдә бергә булырга тырышабыз.
- Иркә, эстрадада дусларың бармы? "Выживать" итәргә туры киләме?
- Эстрадада дуслык юк дип күп тапкыр әйттем. Конкуренция көчле. Нинди генә бизнесны алма, анда дуслык юк дип уйлыйм. Әйе, популярлыкны саклап калу бик җиңел түгел. Йомшак булып популярлык саклап калып булмый. Йоклап ятып та. Көн-төн үз өстеңдә эшләү кирәк.
- Иркә белән бер төркемдә эшләү авырмы?
- Масаеп йөргәннәр, үзләрен йолдыз итеп хис иткәннәр минем төркемдә озак эшләми. Минем өчен иң мөһиме - гадилек һәм үзеңә йөкләнгән эшне вакытында, җиренә җиткереп башкару. Оятсыз һәм алдакчыларны җенем сөйли. Үземне гадел кеше дип саныйм. Фәрештә түгел, әлбәттә.
- Син нинди әни? Усал кебек күренәсең...
- Усал дисеннәр! Тик мин өйдә башка кеше. Балалар әкренләп кенә үсә. Олысына - 13, уртанчысына 2,3 яшь. Өченчесе 9 айлык булды.
- Иркә, күптән түгел "Пирамида"да туган көнеңдә Мәскәүнең танылган төркеме белән концерт куйдың. Үзең канәгать калдыңмы?
- Туган көнне сәхнәдә үткәрү ике тапкыр күңеллерәк булды. Бик күп иҗатташ дусларым килде, алар арасында Хәмдүнә апаның булуы чиксез куандырды. Әлеге төркем белән Мәскәүдә очраклы рәвештә таныштым. "Әйдәгез, берничә концерт эшләп алабыз", - дип, ике дә уйламыйча җитәкчеләренә барып үзем тәкъдим ясадым. "Юк" димәде. Менә шулай эшләп киттек. Бик оста егетләр. Аларга кушылып тере тавышка җырлау, әлбәттә, зур тәҗрибә бирә. Әгәр миңа һәм аларга бу эшчәнлек файдалы икән, алга таба да бергә эшләрбез, Алла боерса.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.5300
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.4400
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.6400
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.7200
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.15700
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22600
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.15200
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9200
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.12900
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24900
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.16300
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.5800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9200
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19000
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.46500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.82800
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24900
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22600
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.22000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика