Әтнә таңы

Әтнәләр дә катнаша ала

Узган ел киң масштабта оештырылган проектны Татарстан Диния нәзарәте быел да кабатларга җыена. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан «Минем гаиләмнең шәмаиле» шәмаилләр конкурсын игълан итә. ТР МДН «Казан Кремле» музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), «Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге...

Узган ел киң масштабта оештырылган проектны Татарстан Диния нәзарәте быел да кабатларга җыена. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан «Минем гаиләмнең шәмаиле» шәмаилләр конкурсын игълан итә.


ТР МДН «Казан Кремле» музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), «Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм «Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә традицион татар шәмаиле техникасы белән ясалган гарәп телле шәмаиллар һәм картиналар конкурсын уздыра.

«Минем гаиләмнең шәмаиле» икенче россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате - пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр info@dumrt.ruэлектрон почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Казан Кремле» музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Үткәрү урыны: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шәмаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге. Үткәрү вакыты: 21 май - 5 июль, дип хәбәр итә проект авторлары.intertat.ru.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: