Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнаша ала

Иҗади осталыгын 14-35 яшьлекләр "Таян Аллага" әдәби бәйгесе аша сыный ала. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан "Таян Аллага" әдәби бәйгесен уздыра. Бәйге иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр...

Иҗади осталыгын 14-35 яшьлекләр "Таян Аллага" әдәби бәйгесе аша сыный ала.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан "Таян Аллага" әдәби бәйгесен уздыра.


Бәйге иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә. Профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми. Ул дүрт номинация - шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия һәм публицистик язмалар буенча үткәрелә.

Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар телендә язылырга тиеш, дип ачыклык кертте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев