Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнаша ала

Татарстанның Студентлар лигасы, "Вселенная успеха" инициатив төркеме "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ярдәме белән Татарстанның балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм калган балалар өчен "Син безнең белән!" дип исемләнгән хәйрия бәйгесе үткәрә. Балаларның иҗади сәләтен ачу һәм үстерү, яшь буында...

Татарстанның Студентлар лигасы, "Вселенная успеха" инициатив төркеме "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ярдәме белән Татарстанның балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче, ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм калган балалар өчен "Син безнең белән!" дип исемләнгән хәйрия бәйгесе үткәрә.


Балаларның иҗади сәләтен ачу һәм үстерү, яшь буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатында оештырылган бу бәйге өч яшь категориясендә - 7-10, 11-13 һәм 14-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырыла. Балалар үзләре ясаган рәсемнәр, төрле техникада башкарылган кул эшләре, үзләре язган шигырьләр, үзләре төшергән фотографияләр һәм видеороликлар тәкъдим итә ала.

Бәйгегә кабул ителгән хезмәтләр берничә номинациядә бәяләнәчәк: әйтик, рәсемнәр - "Табигать могҗизалары" (рәсемнәрнең зурлыгы 60х40 сантиметрдан артмаска тиеш), кул эшләре - "Минем яраткан шәһәрем" (сувенирның биеклеге 30 сантиметрдан биек булмаска), рус яки татар телендә иҗат ителгән шигырьләр - "Бөтен дөньяда игелек кыл", фотографияләр - "Кышкы кәеф", шулай ук рус һәм татар телендә төшерелгән видеороликлар "Минем Ватаным" (видеороликның озынлыгы - 3 минут) кебек номинацияләрдә. Балаларга берьюлы берничә номинациядә һәм хәтта иҗади төркем белән дә катнашырга рөхсәт ителә, ә 14 яшьтән кечерәк балаларга укытучысы ярдәм итә ала.

"Син безнең белән!" бәйгесе өч этаптан торачак: бәйгедә көчен сынап карарга теләгән балалар 2016 елның 20 гыйнварына кадәр рәсемнәрен һәм кул эшләрен фотога төшереп, ә шигырьләрен DOC яки RTF файлы форматында, видеороликларны MPEG яки AVI форматында саклап, оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

21-29 гыйнварда үтәчәк икенче этапта жюри лаеклы дип табылган эшләрне сайлап алачак. Өченче - финаль этап - 2016 елның 31 гыйнварына билгеләнгән, бу көнне бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Әлеге бәйгегә кагылышлы мәгълүматлар турында vk.com/clubtisnami сайтыннан танышып барырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев