Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнаша ала

Декабрь башында Парк һәм скверлар елы командасы флешмоб башлап җибәрде. Әлеге конкурста һәр татарстанлы катнаша ала. Анда бары тик кошлар өчен җимлек кенә ясарга кирәк. Әлеге флешмоб-бәйгедә җиңүче моменталь рәвештә фотоларны бастыру функциясе булган фотоаппарат ота ала. Конкурста катнашыр өчен җимлек ясарга, аны паркта фотога төшереп, "Вконтакте" челтәрендәге "Татарстанның парк...

Декабрь башында Парк һәм скверлар елы командасы флешмоб башлап җибәрде. Әлеге конкурста һәр татарстанлы катнаша ала. Анда бары тик кошлар өчен җимлек кенә ясарга кирәк.


Әлеге флешмоб-бәйгедә җиңүче моменталь рәвештә фотоларны бастыру функциясе булган фотоаппарат ота ала. Конкурста катнашыр өчен җимлек ясарга, аны паркта фотога төшереп, "Вконтакте" челтәрендәге "Татарстанның парк һәм скверлары" төркемендә теркәлеп, җимлекнең фотосын куеп, аңа репост ясарга кирәк. #КормушкиВпарках, #ПаркиТатарстана, #ДоброеУтроТатарстан хештегларын да өстәргә онытмагыз. Ә җимлекнең үзендә исә #ПаркиТатарстана һәм #ДоброеУтроТатарстан дигән язу булу мәҗбүри.

Парк һәм скверлар елы командасы дөрес җимлек ясар өчен берничә киңәшен дә бирә.

1. Җимлекне кар-яңгырдан саклар өчен аның түбәсе булырга тиеш;
2. Салынган ризыкны җил очыртып китмәс өчен аның кырыйлары булырга тиеш.
3. Җимлекнең төбендә көнбагыш һәм башка ашлык культуралары төшеп китмәслек бик кечкенә тишекләр ясагыз, аннан җимлеккә җыелган кар суы агып китәр.
4. Ризык куя торган җир белән түбә арасы 8-10 сантиметрдан артмасын.
5. Ябык җимлеккә кош очып керергә һәм китәргә уңайлы булсын итеп, тишек ясагыз.
6. Кошлар өчен "ашханә"не буярга теләсәгез, бик мавыгып китмәгез. Ник дигәндә, салкыннарда лак катып, ярылырга мөмкин. Декор кошларга комачауламаска тиеш.
7. Җимлекләрне җирдән 2,5-3 метр биеклектә урнаштырыгыз.
8. Кошлар "ашханә"сен яшь агачларга элмәгез!


Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләр тарафыннан эшләнелгән җимлекләрне шәһәр-районнарның төрле парк-скверларында күрергә мөмкин. Алар Казандагы Горький, Химиклар паркы, Дан скверы, Лядской бакчасында, Милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданда, Казан Кремле территориясендә, Универсиада авылында барлыкка килгән. Алабуга шәһәренең канатлы дусларыбызны яратучы балалар да бу флешмобта активлык күрсәтә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары тарафыннан 5 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. "Иң гадәти булмаган җимлек", "Иң матур җимлек", "Иң креатив җимлек", "Технология ягыннан иң заманча җимлек", "Иң патриотик җимлек"ләрне аерым билгеләп узачаклар.

Әлеге бәйгедә 2016 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга мөмкин. Салкын кышларда канатлы дусларыбыз турында бергәләп кайгыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев