Әтнә таңы

Әтнәләр дә катнаша ала

Дуслар, кышның беренче ае - декабрьгә дә аяк бастык. Димәк, озакламый Яңа ел бәйрәмен каршыларбыз! Ә сихри Яңа ел төнендә һәммәбез дә хыялларга чумып, матур киләчәк турында уйланыр, якыннарыбызны бүләкләр белән куандырыр. Intertat.ru редакциясе дә сезгә бүләк әзерләде! Тик аны алыр өчен бераз гына көч куясы булыр. Иҗадилыкка корылган бәйгенең...

Дуслар, кышның беренче ае - декабрьгә дә аяк бастык. Димәк, озакламый Яңа ел бәйрәмен каршыларбыз! Ә сихри Яңа ел төнендә һәммәбез дә хыялларга чумып, матур киләчәк турында уйланыр, якыннарыбызны бүләкләр белән куандырыр.


Intertat.ru редакциясе дә сезгә бүләк әзерләде! Тик аны алыр өчен бераз гына көч куясы булыр. Иҗадилыкка корылган бәйгенең шартлары бик гади. Түбәндә бәйгедә катнашыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла:

1. 2015 елның 17 декабренә кадәр Кыш бабайга хат язырга (хат ике биттән артмасын).
2. Хатлар бары тик intertatbaige@mail.ru электрон почтасына гына кабул ителә.
3. Электрон адреска юллаган хатта исем-фамилия, адресыгызны (шәһәр, урам исеме) күрсәтергә.
4. Редакция иң оригиналь, иң кызык дип табылган хатны билгеләячәк һәм бүләк тапшырачак!


Ә бүләк шәп: чын Кыш бабай сезне һәм гаиләгезне Яңа ел алдыннан килеп котлап китәчәк!

Дуслар, бәйгенең икенче өлеше дә бар!

Тагын бер җиңүчене ачыклар өчен редакциягә килгән хатларны без сайтка урнаштырачакбыз. Бу юлы инде иң оригиналь хат авторын билгеләү тавыш бирү (голосование) юлы белән башкарылачак. Бу эштә сез дусларыгыз, туганнарыгыз ярдәменә өмет итә аласыз. Иң күп тавыш җыючыны бик шәп бүләк көтә!

Тавыш бирү 23 декабрьдә башланып киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Бүләк турында төгәл мәгълүмат тавыш бирү башланачак көнне урнаштырылачак. Әлегә Кыш бабайга хат язып безгә җибәрә торыгыз. Киттек!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: