Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә катнашты

Әтнәләр дә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә башлангыч тавыш бирүдә катнаштылар. Чара Теннис академиясе мәйданчыгында узды. Барлыгы праймеризда 3700 якын кеше катнашты, шул исәптән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. "Бердәм Россия" партиясеннән...

Әтнәләр дә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә башлангыч тавыш бирүдә катнаштылар.

Чара Теннис академиясе мәйданчыгында узды.

Барлыгы праймеризда 3700 якын кеше катнашты, шул исәптән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы.

"Бердәм Россия" партиясеннән кандидатураларын праймеризга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ломоносов ис. МДУ каршындагы Укыту-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов чыгардылар.

Рөстәм Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына чыгарган барлык хезмәт коллективларына, иҗтиимагый оешмаларга һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенә, аңа карата шундый ышаныч күрсәтүләре өчен, рәхмәт белдерде.

"Президент вазыйфасы - бик җаваплы, - дип ассызыклады ул. - Һәм, әлбәттә, бүгенге бурычыбыз - Татарстанның эллеккеге кебек үк регионнар арасындагы алдынгы урынын саклап калу. Бу - җитәкче эше генә түгел, ә бөтен команданыкы".

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия үсеш кичергән дәвамлы чор үтелгән, Татарстан шул чорда лидерлык урынын саклап калып, яңалыклар да алып килде. "Алга таба да шул юнәлештә барырбыз дип өметләнәм", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев