Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә кайгыларын уртаклаша

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 35 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты. Әле гыйнвар урталарында гына аның турында социаль челтәрләрдә "үлгән" дип таралган хәбәрне укып, аның хак булмавын белгәннән соң: "Аллага шөкер!" дигән идек тә бит... Икенче баласын тапканан соң,...

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 35 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты.

Әле гыйнвар урталарында гына аның турында социаль челтәрләрдә "үлгән" дип таралган хәбәрне укып, аның хак булмавын белгәннән соң: "Аллага шөкер!" дигән идек тә бит...

Икенче баласын тапканан соң, Вәсилә хәле начарланып реанимациядә эләгә һәм кичә, 26 гыйнварда, вафат була.

Аның "Туган як" җыры татар һәм башкортлар арасында гына түгел, хәтта руслар арасында да популярлык тапты. Шуңа күрә аны белмәгән, тыңламаган кеше юк иде. Вәсиләнең якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз. "Шәһри Казан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев