Әтнәләр дә Казанга барачак
Башкалада 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашуы көтелә. Быел чарага беренче тапкыр Бельгия белән Швециядән һәм Ставрополь өлкәсеннән дә татар яшьләре булачак. "Татар-Информ" агентлыгында узган очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр. Татар яшьләре форумы...
Башкалада 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашуы көтелә. Быел чарага беренче тапкыр Бельгия белән Швециядән һәм Ставрополь өлкәсеннән дә татар яшьләре булачак.
"Татар-Информ" агентлыгында узган очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр. Татар яшьләре форумы ике елга бер тапкыр уздырыла.
Биредә төрле төбәкләрдән җыелган татар телле яшьләрнең фикер алышуы, белем алуы, тәҗрибә туплавын күзәтергә мөмкин булачак. Гомумән, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Ә анда алган аң-белем, яңа алымнар кулланып эш оештыру үзенчәлекләрен һәркем үзе белән алып китә алачак. Чөнки алдагы ике ел дәвамында һәр җирлектә татар яшьләр оешмаларының эшчәнлеге быелгы форум нәтиҗәләренә таянып алып барылачак. Бирегә форумның яңа делегатларын, яңа рәисен сайлау өчен дә җыелалар. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында "Акыл фабрикасы" проектлар мәктәбенең биш утырышы булачак. "Тарих һәм туризм", "Тәрбия һәм белем", "Этномәдәни проектлар менеджменты", "Татweb 2.0" (Татар теле һәм интернет), "PR һәм журналистика" юнәлешләре буенча Татарстанның һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы шәхесләре һәм белгечләре тәҗрибә уртаклашачак.
4 август көнне "Бөтендөнья татар кафесы" узачак. Аның кысасында оешмалар үзләренең эшчәнлеге турында сөйли, таныштыра. Көн азагында заманча татар музыкасы кичәсе булачак. 5 август көнне исә "Корстон" комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьләре оешмаларының "Проектлар аллеясы" да үтәчәк. Пленар утырыштан соң "Акыл фабрикасы" проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башлана. Кич белән Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында "Калеб" әдәби-музыкаль кичәсе уздыру планлаштырылган.
6 августта форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы була. Шулай ук ул көнне Кырлайга бару, Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекста булу, Арчада шәһәр көнендә катнашу көтелә. Биредә форум делегатларына үзләренең иҗади чыгышларын Татарстанның атказанган артистлары белән бергә тәкъдим итү мөмкинлеге каралган. Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 нче августта, "Иннополис" объектларына экскурсия һәм "Печән базары" оештырылачак. Иске Татар бистәсендә узачак әлеге чара көндезге бердән кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә нәрсә генә юк: кием алыш, китап алмашу, тәмле почмак, балалар өчен мәйданчык, рәссамнар мәйданы. Алдан килүчеләргә бүләкләр дә булачак. Биредә Россия төбәкләреннән килгән 60 дизайнерның да катнашуы көтелә. Җиденче тапкыр уздырылучы форумны оештыруда шактый ук тәҗрибә тупланган. Быелгы делегатларның барысы турында мәгълүматлар җыелган инде. Катнашучыларның уртача яше - 26-27 тирәсе, 15 проценты гаиләле, 85 проценты гаиләсез. Аннан 12 ел эчендә форумда танышып, гаилә коручылар да шактый җыелган. Биредә танышкан 5-6 пар ел дәвамында гаилә кора. Делегатларның 70 проценты югары белемле, 45 проценты - егетләр, 55 проценты - кызлар икән. Форум бары татар телендә генә эшләячәк. Чөнки катнашучыларга иң беренче шарт итеп телне белү куелган.
("Ватаным Татарстан", /№ 109, 29.07.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев