Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә үкенәме

Россиялеләр гриппка каршы вакцинация ясарга яратмый. Ләкин эпидемиянең иң кызган чагында көз көне ясатылган прививкалардан баш тартканнары өчен үкенергә дә туры килә икән ләбаса. Superjob порталы хәбәр итүенчә, эпидемия ишек шакыган вакытка эшкә яраклы россиялеләрнең бары тик 11 проценты гына сакланып калган. "Гриппка каршы вакцинация ясауны дөрес карар, дип саныйбыз,...

Россиялеләр гриппка каршы вакцинация ясарга яратмый. Ләкин эпидемиянең иң кызган чагында көз көне ясатылган прививкалардан баш тартканнары өчен үкенергә дә туры килә икән ләбаса.


Superjob порталы хәбәр итүенчә, эпидемия ишек шакыган вакытка эшкә яраклы россиялеләрнең бары тик 11 проценты гына сакланып калган. "Гриппка каршы вакцинация ясауны дөрес карар, дип саныйбыз, инде өченче ел рәттән шулай сакланабыз", - ди алар.

Прививканы иң күп ясатучылар яшьләр һәм 25-35 мең сум кереме булган гражданнар икән.

Сораштырылучыларның 89 проценты вакцинациядән баш тарткан булган. Аларның 67 проценты әлеге карарны уйланылган, дип саный. Чөнки бу респондентлар фикеренчә, аларның сәламәтлеге ныклы, һәм грипп аларга берничек тә йога алмый. Моннан тыш, өзлегүләрдән куркып ясатмаучылар да җитәрлек. Мәсәлән, өч ел рәттән гриппка каршы вакцинация ясатып, тагын да ныграк чирләүчеләр бар. Шәхси күзәтүләрдән чыгып ясатмаучылар да, фармацевтика тармагына ышанмаучылар да бар сораштырылучылар арасында.

Ләкин респондентларның 22 проценты исә гриппка каршы вакцинация ясатмаганнарына үкенә. Кайбер кешеләр сырхауханәдә вакцина булмауга сылтаса, икенчеләре - өлгермәгән. Быел гриппка каршы прививканы 25-34 яшьлекләр һәм керемнәре 45 меңнән арткан гражданнар ясатмаган.

Гомумән алганда, гриппка каршы вакцинация ясатмаганы өчен һәр дүртенче үкенгән. Ә прививка ясаткан 100 россиялеләрнең бары 9ы гына борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев