Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дә котлый

Татар артистына "Алтын битлек" премиясе тапшыралар! Бүген Мәскәүдә "Алтын битлек" - 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була. К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда узачак тантанада татар артистын да хөрмәтлиячәкләр. Г.Камал исемендәге театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне...

Татар артистына "Алтын битлек" премиясе тапшыралар!

Бүген Мәскәүдә "Алтын битлек" - 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була. К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда узачак тантанада татар артистын да хөрмәтлиячәкләр. Г.Камал исемендәге театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" премия тапшырылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Премия алучылар исемлеге 2015 елның 7 декабрендә билгеле булган иде. Ринат Таҗетдинов әлеге премияне шәхсән үзенә генә түгел, бөтен театр коллективына бирелгән бүләк итеп кабул итте.

«Алтын битлек» премиясен мин шәхсән үземә генә бирелгән бүләк итеп кабул итмим. Бу Камал театрына булган игътибар, гомумән, татар театрын зурлау. Алай гына да түгел, бу бөтен республикабыз өчен зур бәйрәм. Россиянең абруйлы театраль премиясе Татарстанның милли театрына бирелү - безнең өчен зур дәрәҗә», - диде Ринат Таҗетдинов.

2016 елгы "Алтын битлек" махсус премиясенә шулай ук Россия Малый театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Санкт-Петербург Малый академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин, Санкт-Петербург дәүләт академия Балет театры сәнгать җитәкчесе Борис Эйфман һәм башкалар ия булды.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының "Минем исемем Кызыл" спектакле дә "Алтын битлек" - 2016 премиясенең лонг-исемлегенә кертелгән иде.

Белешмә: "Алтын битлек" - Россия Милли театраль премиясе 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта, мюзикл, курчак театры. "Алтын битлек" Милли театр фестивале һәр яз саен Россия шәһәрләрендә куелган иң игътибарга лаек спектакльләрне тәкъдим итә. "Алтын битлек" Россия Милли премия-фестивален оештыручылар - Россия Театр эшлеклеләре берлеге, Россия Мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, "Алтын битлек" фестивале дирекциясе.

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече-Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1989-2010 елларда Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - 1967, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты - 1973, 1982, СССРың Дәүләт бүләге иясе (1986), М.Сәлимҗанов исемендәге театраль премия лауреаты (2015).

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев